Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Гыйнварда да эшләр җитәрлек

Менә яңа 2017 елга аяк бастык. Ел саен җәй аеннан ук безне бу ел бик салкын булачак, дип куркыта башлыйлар. Гыйнвар аенда бакчачыларны ни куркыта дип уйлыйсыз? Бу - җепшек көннәр. Чөнки яңгыр артыннан ук көннәр суытып, агачларга шактый зыян салырга мөмкин. Гыйнвар аенда бакчадагы төп эш - кар тоту....

Менә яңа 2017 елга аяк бастык. Ел саен җәй аеннан ук безне бу ел бик салкын булачак, дип куркыта башлыйлар. Гыйнвар аенда бакчачыларны ни куркыта дип уйлыйсыз? Бу - җепшек көннәр. Чөнки яңгыр артыннан ук көннәр суытып, агачларга шактый зыян салырга мөмкин. Гыйнвар аенда бакчадагы төп эш - кар тоту. Кар агач һәм куакларның тамырларын һәм җиләк түтәлләрен генә саклап калмас, ә аларны яз башында гаять мөһим булган дым белән дә тәэмин итәр.
 
Ә гыйнварның икенче яртысыннан тычканнар аеруча зур мәшәкать тудыра. Аларның инде әзерләгән запаслары беткән, һәм нык ачыкканнар. Тычканнар яшь агачларның ботакларын кимерә, ул гына түгел, куяннар да агачларга зыян сала. Шуңа да кар җеби төшкән көннәрдә алмагач, груша, слива, чияләрнең штамблары тирәли кар салып, таптап чыгарга киңәш ителә. Бөҗәкләр белән тукланучы кошларны да бакчага җәлеп итәргә кирәк: алар өчен махсус тартмачыклар эшләп, шунда көнбагыш, туңмай, икмәк кисәкләре, кипкән җиләкләр салып торыгыз.
 
Гыйнварда ук кирәкле орлыклар, инструментлар, химикатлар («медный купорос», сүндерелмәгән известь, купрозан), ашламалар (аммиак селитрасы, калий тозы, суперфосфат) алып куегыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев