Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Әгәр өлгермәгән булсагыз...

Быел яз бик матур башланса да, көннәр корыга китеп, күп кенә яшелчәләр начар тишелде. Хәтта иң әрсез саналган укроп белән салат та чыкмый тилмертте. Менә тишелер, бәлки тишелер әле, дип көтә торгач, июль ае да җиткән икән. Буш калган җирләргә бу айда яшел тәмләткечләр утыртырга мөмкин.

Әйтик, укропны җәй буена 15-20 көн саен чәчсәң, гел сусыл яшь тәмләткеч өстәлдән өзелмәс. Кресс-салат – ике атнадан яфраклары чыга. Яфраклы салат исә озаграк бер ай дәвамында үсә. Шпинатның орлыгын суда бер-ике сәгать тотканнан соң, җиргә утыртыгыз. Ике атна үтүгә яфракларын кулланырга мөмкин.

Руккола иң тиз тишелүче яшел тәмләткечтер, мөгаен. Ул 5-6 көндә тишелеп чыга. Шулай ук җәй уртасында петрушка һәм порей суган утыртсагыз, бу сезонда да кулланырсыз, икенче елга да үсүләрен дәвам итәрләр.

Июльдә редис та утыртырга мөмкин. Тагын дайкон чәчеп, октябрьдә җыеп алсагыз, ул мартка кадәр бик яхшы сакланыр. Кузаклылар утыртырга да соң түгел: борчак, фасоль тиз арада өлгерә. Шул ук вакытта бу үсемлекләр салкынга да бик чыдам.

Күпьеллык культуралар – кузгалак, рәвәҗ, суган утыртырга да мөмкин. Сүз уңаеннан, яшел борчакларыгыз бик күп булса, аны кышка әзерләү ысулын язып үтәбез.

 Үзегез дә ясап карагыз

Ярты литрлы банкага 300 грамм чистартылган яшел борчак алына. Маринад өчен 1 литр суга берәр чәй кашыгы тоз белән шикәр салына. Кузагыннан чистартылган борчакны кәстрүлгә салып, өстенә маринад коябыз да, кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач, утны мөмкин кадәр кысып, 20 минут пешерәбез. Борчакны сөзеп, стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. Маринадны ике кат марля аша сөзеп, тагын бер кайнатып чыгарабыз да, борчак өстенә агызабыз. Банкаларның капкачын бормый гына 20 минут су «мунчасында» тотабыз. Аннары капкачын борып, салкынча урынга җыеп куябыз.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев