Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Гөлсез өйнең яме юк

Яшәгән бүлмәсе бик кечкенә булса да, уңган хуҗабикәләр гөл утыртмый калмый. Гөлләр өйгә үзенчә бер матурлык, җылылык биреп торалар, табигатькә мәхәббәт уяталар. Хәтта офисларда да бүлмә гөлләре булмаса, нидер җитми кебек. Ә инде кышын, бар тирә-як аклыкка төренгәндә, бүлмә эчендәге яшел гөлләр, әле чәчәк тә атып утырса, күзләрне иркәләп, җанга җылы биреп чәчәкле җәйне искә төшереп торалар.

Бездә үсә торган бүлмә гөлләренең күбесе җылы як үсемлекләре. Кайберләре безнең якларга дымлы тропик урманнардан килсә, кайберләре – сусыз чүлләр патшасы. Гөлләр әле матурлык бирер өчен генә түгел, алар йөрәк-кан тамырлары системасына, физик, психологик торышка тәэсир итәләр. Гөлләр бүлмә һавасын сафландыра, өйне начар энергиядән саклый. Алар шаулап чәчәк атсын, матур итеп үссен өчен, күңел җылысын салып тәрбияләргә, яннарына басып сөйләшергә-аралашырга кирәк. Билгеле, дөрес утыртырга һәм белеп тәрбияләү дә бик мөһим. Ә хәзер, әйдәгез кайбер гөлләр белән якыннанрак танышыйк. Кайберләре дәвалау үзлегенә дә ия. Әйтик, чәчәк атып утыручы цикламен безгә йокысызлыктан котылырга ярдәм итә.

Саксифрага, яки ташъяргыч гөле – кан басымын төшерә. Моның өчен даими рәвештә ташъяргычның әчкелтем тәмле яфрагын чәйнәргә кирәк. Аның ярдәмендә гипертонияне, ашказаны авыруларын, ангина, фарингитны дәвалыйлар.

Һәр кайсыбызга таныш традесканция кан туктату, яраларны төзәтү сәләтенә ия. Традесканциядән ясалган препаратларны ашказаны-эчәк авыруларын дәвалаганда, ангина, салкын тигәндә кулланалар.

Фикус гөлен үстерү авыррак булса да, ул һава чистарту сәләтенә ия. Радикулит, остеохондроз, артрит, бронхит, трахеит булганда фикусның яфрагын 3 минут кайнаган суда тотып, бал сыларга һәм күкрәк белән аркага куеп торырга мөмкин.
Каланхоэ гөле көнкүреш техникасының зарарлы нурланышын йота, шуңа күрә бу үсемлекне телевизор, компьютер янына куялар.

Яран гөлен йокысызлыктан коткара диләр. Әле тагын яран гөле үскән бүлмәдә көя күбәләкләре дә булмый икән.
Ә бүлмәдәге агулы матдәләрне хлорофитум дигән гөл йота. Аны хуҗабикәләргә аш бүлмәсенә куярга киңәш ителә.

Бриофиллюм һәм алоэ гөлләрен пешкәндә һәм өшегәндә дәвалау өчен кулланалар.
Калла гөле күрү, ишетү, тоемлау, тәм һәм ис сизү органнарының эшчәнлекләрен саклый. Хәтта балаларның эчәклекләр белән бәйле булган чирләрен дәваларга да сәләтле икән. Бу гөлне тиз бәхәскә кереп, кызып китүчән балалар булган квартирларда үстерү яхшы.
Ә кайбер гөлләр, ышануларга карасак, я байлык, я бәхет китерә, имештер. «Татар юрап китерә»дигән әйтемне онытмагыз, юраганыгыз юш килмәсен!
Мин шәхсән үзем боларга ышанмыйм, тик алар турында язасы килеп, кул кычытып тора. Дөрес, өйдә «Бәхет гөле», «Акча гөле» дип аталучы гөлләр үсә. Үземне бәхетсез дип әйтә алмыйм. Ә менә акча мәсьәләсенә килгәндә... анысы миннән ерак йөри. Теге гөл нигәдер акчаны тартып китерә алмый әле һаман.

Әйтик, Крассула иң билгеле акча гөле. Түгәрәк яфраклары формасы буенча тиен акчаларны хәтерләтә. Өегезгә байлык килсен дисәгез, крассула үстерергә кирәк икән. Аны кызыл савытка утыртып, төбенә вак акчалар салып калдырыгыз һәм кызыл лента белән бәйләгез. Сезгә байлык ишелеп төшәчәк.
Бәхетле бамбук (драцена Сандера) – тиз үсә торган ботаклары өскә күтәрелү символы булып тора. Лотереяда акча отасыгыз килсә, утыртып карагыз. Отсагыз – минем белән дә бүлешергә онытмагыз! Бу гөл карьера үсешендә яхшы ярдәмче.


Бугенвиллея дә акчасимволы санала. Имештер, финанс өлкәсендә беренче ярдәмче, кертемнәрне уңышлы һәм табышлы итәргә мөмкинлек бирә.
Абага гөле (Нефролепис) – сезне юкка-барга акча туздырудан саклый. Ялкаулыктан котылырга теләсәгез дә абага утыртыгыз. Ул һаваны да төрле зарарлы матдәләрдән чистарта һәм дымландырып тора. Абага гөленең энергетикасы бик көчле.

Замиокулькас «доллар агачы» дип йөртелә. Эффектны көчәйтү өчен гөлне чын доллар купюролары белән бизәргә, гөл төбенә вак акча салырга киңәш ителә.
Маранта «дога гөле» дип йөртәләр. Чөнки төнлә аның яфраклары өскә күтәрелә һәм бөтәрләнә. Бу гөл кешеләрне тынычландыру сәләтенә ия дип санала.
Кактуслар кайсы төре булса да финанс талисманы дип санала. Кактуслар өйгә караклар керүдән дә саклый. Кактусның һәр энәсенә байлык кадалган, имеш.

Пахира икенче төрле «акча агачы» дип йөртелә. Чөнки бер ярлы кеше шушы пахира агачы астында гыйбәдәт кылган да аның өстенә акча ява башлаган имештер. Яфракларына күз салсагыз, алар кешенең уч төбен хәтерләтә.
Кофе агачы уңыш һәм бәхет символы булып санала. Бу гөл сезгә акча эшләүдә ярдәм итәчәк, кайгы һәм уңышсызлык килгәндә булышачак.
Цикламен гөлен үҗәт, сүз тыңламый торган балалары булган өйләрдә үстерергә кирәк. Чөнки бу гөл үскән бүлмәләрдә балалар үзләрен тынычрак тотачак икән.
Күрдегезме, ничек җайлы итеп кенә баеп була! Бу сүзләрем ярым шаярып әйтелсә дә, алда телгә алынган гөлләр матур үсә. Бәлки кешеләр кызыгып үстерсеннән дип, шундый мавыктыргыч ышанулар килеп чыккандыр.
Фотолар pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X