Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Эшләргә онытмагыз

Сентябрь уртасында тырыш бакчачылар бакчаларында инде бер эш тә калдырмый: җыештырып, урнаштырып куялар. Тик шулай да, онытылып калмасын өчен, берничә сүз белән генә иң гади эшләрне исегезгә төшереп китик.

Бакчагызда үскән топинамбур, кукуруз, дельфиниум сабакларын компостка ташламагыз, киптереп, кышка чәчеп калдырган кишер, сарымсак өстенә җәегез.
Бассейннарның, ясалма күллекләрнең суын агызыгыз. Көннәр җылы торганда сидератлар (гәрчич, арыш һ.б.), теплица эчендә петрушка, салат кебек яшел тәмләткечләр чәчеп куярга була. Сидерат дигәннән, мин бакчачыларга ияләнгән гәрчич урынына фацелия дигән чәчәк чәчәргә киңәш итәм. Ул туфракның составын яхшырта, ягъни яхшы черемә булып тора. Фацелия үскән урында яшелчә әйбәт кенә уңыш та бирә. Бу чәчәк чүп үләннәренә дә таралырга ирек бирми, ди.
Әгәр бу көнне өлгермәсәгез, лаләләрне 22, 23 сентябрьдә утыртырга мөмкин. Бу ялларда агач һәм куакларны да кисәргә уңай көн. Ай календаре буенча 24 ендә күпьеллык чәчәкләр, җимеш агачлары һәм куаклары утыртырга да яхшы. Ә менә 28 ендә берни дә эшләмәгез. Ай календаре буенча бу – начар көн.
Айның соңгы ике көнендә бакчага фосфорлы-калийлы ашламалар, кирәк булса, акбур кертегез.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X