Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Дүләнә турында

Дүләнә (боярышник) Бакча минем өчен иртәнге яздан беренче кар төшкәнче арт туңкайтып эшләр өчен түгел, саф һавада, тынычта ял итү урыны да булырга тиеш. Шуңа күрә «Бакчачы» сәхифәсендә яшелчә үстерү белән беррәттән, чәчәкләр һәм төрле экзотик куаклар үстерү турында да язмалар урнаштырып киләбез. Әгәр даими укып барсагыз һәм киңәшләрне тотсагыз,...

Дүләнә (боярышник)
Бакча минем өчен иртәнге яздан беренче кар төшкәнче арт туңкайтып эшләр өчен түгел, саф һавада, тынычта ял итү урыны да булырга тиеш. Шуңа күрә «Бакчачы» сәхифәсендә яшелчә үстерү белән беррәттән, чәчәкләр һәм төрле экзотик куаклар үстерү турында да язмалар урнаштырып киләбез. Әгәр даими укып барсагыз һәм киңәшләрне тотсагыз, сезнең бакчада барбарис, кизил, ирга ише куаклар белән беррәттән балан, шомырт, гөлҗимеш куаклары да үсеп утырадыр. Бер уйлап карасаң бу куаклар күп урын алмый, бакчаның бер почмагында яки мунча янында, өй артында да үсә ала. Бүген шундый куакларның тагын берсе - дүләнә турында язып китәсе килә.
Дүләнә - 2-3 метр биеклегендәге куак яисә зур булмаган агач формасында урман буе участокларында, урман алларында, елга буйларында үсә, Майда чәчәк ата, җимешләрен сентябрьдә җыеп алалар. Җимешләре миләшкә охшаган, әмма эрерәк, төскә кызыл, чия төсендә, сары була. Тәме әчкелт баллы яисә төче. Бер төп дүләнә агачы 20 кг га кадәр җимеш бирергә мөмкин.
Җимешләре составыңда шикәр, алма кислотасы, бөрештергеч матдәләр, С витамины һәм каротин бар.
Дүләнәнең дәвалау үзлекләре бик күптәннән билге¬ле. Аның тәэсир йөрәк мускулының ярсучанлыгын киметә, кыскаруына ярдәм итә, коронар һәм баш мие кан әйләнешен яхшырта, тахикардия һәм аритмияне бетерә.
Халык медицинасында кан төсле кызыл дүләнәне йөрәк авыртканда, баш әйләнгәндә, тын кысылганда, йокысызлыктан интеккәндә кулланалар. Көнкүрештә, чәчәкләреннән - төнәтмә, җимешләреннән чәй хәзерләүдән тыш, тәмле варенье һәм кесәл хәзерлиләр. Кыраудан соң җыеп алынган җимешләрен шул килеш тә ашыйлар.
Кабыгыннан, яфракларыннан һәм ботакларыннан төнәтмә ясыйлар, аның белән тукымаларны кызыл төскә манарга мөмкин.
Дүләнә туфракка талымсыз, артык тәрбия сорамый, салкынга, күләгәгә чыдам, кискәнне ярата. Чәнечкеләре булу сәбәпле, аны тере койма итеп файдаланырга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X