Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Чия астында газон

Еш кына газета-журналларда шактый урынны алган матур газоннар фотолары урнаштырыла. Әмма бакча алты гына сутый кишәрлектә урнашса да, кечкенә генә булса да, газон булдырасы килә. Мин газонны чия куагы астында ясарга булдым. Башта һәр куакка 4 квадрат метр бетон «квадрат» ясар өчен план төзедем (миндә куакның түбән сортлары: «Нижнекамская» һәм...

Еш кына газета-журналларда шактый урынны алган матур газоннар фотолары урнаштырыла. Әмма бакча алты гына сутый кишәрлектә урнашса да, кечкенә генә булса да, газон булдырасы килә.
Мин газонны чия куагы астында ясарга булдым. Башта һәр куакка 4 квадрат метр бетон «квадрат» ясар өчен план төзедем (миндә куакның түбән сортлары: «Нижнекамская» һәм «Шакировская» үсә). Аннары 40 сантиметр киңлектә бетон сукмаклар җәйдем, 35 сантиметр тирәнлеккә кадәр туфракны эшкәрттем, аны төерләрдән, ташлардан, төрле тамырлардан, чүп үләннәрдән чистарттым. Квадратлар уртасына чия куаклары утырттым. Туфракка ашлама кертеп, тигезләдем, тыгызладым.
Язын җилсез көнне дымлы туфракка газоннарга «Россия грин» кушылмасын чәчтем. Норма - бер квадрат метрга 30 грамм орлык. Чәчеп бетергәч, тырма белән үттем, туфракны киң такта белән тыгызладым. Өстен капламадым, бары тик су сиптем.
Газонны һәрвакыт матур һәм пөхтә итеп тотарга тырышам. Беренче мәртәбә үләнне 10 сантиметр озынлыкка җиткәч, 6 сантиметр чамасы калдырып чабам. Аннары инде 3-4 сантиметр калдырам. 2-3 атна саен ашлама кертәм, күбесенчә экстрасол препараты (10 литр суга 10 миллилитр).
Мондый газоннар хәтта кышын дә яшел килеш кала. Өстәвенә, чүп үләне дә үсми, казырга да кирәкми.
А.Никонов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X