Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Булганнан бар да була

Дөресе шул – иренмәгән, бар эшкә күңелен биргән ир-ат кулында ут уйната. Алар эштә дә, өйдә дә сынатмый. Шәһәрдәшебез Илгиз Җиһангиров та шундыйлардан. Утыз елдан артык гомерен бер урында эшләп, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булган Илгиз Госман улы үрнәк әти, кайгыртучан ир булуы өстенә, оста һәвәскәр бакчачы да әле. Районыбызның Би авылындагы бакчасында ниләр генә үстерми ул! Җиләк-җимеш дисеңме, яшелчәме, кешедә үсмәгән чәчәкләр – барысы да бар. Һәр нәрсә үз урынында, барысы да планлаштырылган.

Яле, әйтегез, кайсыгызның бакчасында базарларда сатыла торгандай карбызлар үсә? Бигрәк тә быелгы кебек салкын җәйдә Ә аның бакчасында тәгәрәшеп үсәләр! (фотода). Карбыз гына түгел, кибетләрдә сатыла торган кебек эре, кызыл татлы борыч, сабый бала башы кадәр помидорлар да үстерә ул. Кызыл борычы кибеттә сатылучы химикатлы иптәшенә караганда шактый тәмле. Юри, кызык өчен, помидорының берсен үлчәп карадым – 700 грамм булды. Ә бакчасындагы чәчәкләр дисезме? Ниндиләре генә юк! Мөгаен, ләкләк тә чәчәкләр матурлыгына кызыгып төшеп кунгандыр (фото).
Гаҗәеп матурлык булу өстенә, бар җирдә үрнәк тәртип. Бер генә дә артык әйбер, хәтта бер агач кисәге дә күрмәссең.
Әгәр сезнең дә бакчагыз искиткеч матур булып, анда үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчә, чәчәкләр фотолары белән уртаклашасыгыз килсә ilhamiyagaffarova@mail.ru электрон адресына җибәрегез. Кыскача гына аңлатып язарга да онытмагыз. Без аларны «Бакчачы» сәхифәсендә чиратлап урнаштырып, газета укучыларга да күрсәтербез. Күрсеннәр, соклансыннар, үрнәк алсыннар!
Сездән хатлар көтеп калабыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев