Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Бәлки кирәге чыгар

Суган белән сарымсак салкыннан һич курыкмый, аларны хәтта 25 апрельгә кадәр чәчәргә мөмкин, диләр. Соң утыртканда аларның уңышы кими. Утыртыр алдыннан сарымсак тырнакларын 24 сәгать дәвамында суда тотарга киңәш ителә. Әгәр суга яңа сыер тизәге дә кушып болгатсагыз, сарымсак тешләре аеруча тиз шытып чыгар. Сарымсак төрле чир-ләргә һәм корткычларга бирешмәсен...

Суган белән сарымсак салкыннан һич курыкмый, аларны хәтта 25 апрельгә кадәр чәчәргә мөмкин, диләр. Соң утыртканда аларның уңышы кими. Утыртыр алдыннан сарымсак тырнакларын 24 сәгать дәвамында суда тотарга киңәш ителә. Әгәр суга яңа сыер тизәге дә кушып болгатсагыз, сарымсак тешләре аеруча тиз шытып чыгар.
Сарымсак төрле чир-ләргә һәм корткычларга бирешмәсен өчен, түбәндәгечә эшләгез. Иң элек, утыртырга әзерләгән сарымсак тырнакларын 1-2 минут тозлы суда тотып алыгыз. Аның өчен, 5 литр суга 3 аш кашыгы тоз салырга кирәк. Тозлы судан алгач, 1 минутка бакыр купоросы эремәсенә салыгыз (анысын 10 литр суга 1 балкашыгы исәбеннән өстәгез). Шуннан соң, сарымсак тырнак-ларын эремәдән алып, су белән юмыйча (!), түтәлгә утыртыгыз. Менә шуларны эшләргә иренмәсәгез, уңышыгыз мул булыр.
Суганны түтәлгә утыртыр алдыннан бер тәүлек, ягъни 24 сәгать дәвамында тозлы суда тотып алыгыз. Аның өчен, 5 литр суга 2 аш кашыгы тоз салырга кирәк. Тозлы судан алып, түтәлгә утыртыр алдыннан, суганны нибары 5 минутка куе кызыл төстәге марганцовка эремәсенә салып торыгыз.
Орлык бәрәңгесен үрдергән вакытта, әгәр температура югары булса, бүлбеләр өстенә 2-4 мәртәбә су бөркергә онытмагыз. Утыртыр алдыннан аларны микроэлементлар эремәсенә салып торырга, ә утырткан вакытта бәрәңге салынасы чокырга ярты стакан чамасы булса да агач көле салып калдырырга киңәш ителә.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X