Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Белгәннәрдән өйрәнәбез

Озакламый бакча сезоны ачыла. Күпләрнең тәрәзә төпләрендә инде борыч, помидор үсентеләре тишелеп чыкты. Азмы-күпме тәҗрибәсе булган һәр бакчачы орлыкларны үзе генә белгән ысуллар белән үстерә.

Орлыкларның тишелешен тикшерер өчен бер литр суга 30 грамм тоз салып эретәбез. Орлыкларны шушы эремәдә 7 минут тотарга кирәк. Өскә калкып чыккан буш, кысыр орлыкларны ташлагыз, алар тишелмәячәк. Калганнарын чиста суда юып, кәгазь өстендә киптерегез.
Чәчәсе орлыкларны махсус микроэлементлар эремәсенә салып, бер тәүлек тотыгыз. Аннары юмыйча гына киптерегез. Бу эшне утыртырга бер көн кала гына башкарыгыз. Бу махсус микроэлементлар урынына эретмәне үзегез дә ясый аласыз. Тик мондый эремәне 2-3 көн алдан әзерләп куярга кирәк. Эретмә болай әзерләнә: ике кашык көлгә бер литр җылы су салабыз һәм яхшылап бутыйбыз. Әлеге эремәдә орлыкларны 3-6 сәгать тотарга кирәк. Помидор орлыкларын, гадәттә, азрак, ә менә борычларны озаграк тоталар. Көлнең составында төрле микроэлементлар бик күп. Нәкъ менә шуңа күрә шытымнар яхшы чыга. Яшелчәләрнең уңышы да мул була.
Орлыкларны йогышсызландыру өчен һәр бакчачы сыек алсу төстәге марганцовкалы суга салып тотарга кирәклеген белә. Кул астында марганцовка булмаса, орлыкларны 10 процентлы водород перекисе эремәсендә 20 минут чамасы салып торырга да мөмкин. Эремә белән орлыклар бергә-бер алына. Аннан соң орлыкларны чиста суда чайкатып, киптерергә генә кала.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев