Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Баклажан – файдалы үсемлек

Нәзберек булса да үзенчәлекле тәме өчен күпләр үз итә бу көньяк яшелчәсе баклажанны. Иренмичә тәрбия күрсәтсәң мул уңыш белән җавап бирер ул.

Баклажан – иң популяр яшелчәләрнең берсе, күпләр аны гадәти булмаган тәме өчен үз итә. Яшелчә җылылык ярата, яктылыкка һәм дымга таләпчән, шуңа күрә аны теплицада үстерү отышлы. Ачык һавада үстергән очракта баклажаны
тиз кырау сугарга мөмкин.
Баклажан үстергәндә мул уңыш алуның төп шартларыннан берсе – дөрес су сибү. Баклажан – дым яратучы культура. Аларга атнага кимендә 1-2 тапкыр, ә эссе көннәрдә, ешрак – көн саен су сибәргә кирәк. Дым җитмәгәндә яшелчә үсеше тоткарлана. Аеруча чәчәк аткан һәм җимеш биргән чорда су сибүгә игътибарлы булырга кирәк. Суны иртән, көндезге эсселек башланганчы сибәргә. Әлбәттә, су салкын булмасын. Баклажан үстерүнең тагын бер шарты – төбен йомшарту. Чөнки су сипкәннән соң туфрак катып китә, һәм ул тамырларга һава үтеп керүгә комачаулый. Баклажан төбен йомшартканда сак булырга кирәк, чөнки помидор кебек өстәмә тамырлар барлыкка килми.
Баклажан бик файдалы яшелчә: ул марганец, кобальт, тимер, бакыр, С витамины, РР микроэлементларына бай. Яшелчә йөрәк эшчәнлеген яхшырта, кандагы холестерин һәм шикәр күләмен киметә.
Сез бу шәмәхә яшелчәнең озынча сортлары белән генә таныш булсагыз, бүген без сезгә түгәрәк формалы сортларын тәкъдим итәбез. Әйтик, Гелиос, Буржуй, Санчо Панса, Глобус, Виолетта ди Фиренце, Бумбо сортлары бакчачылар арасында популяр. Глобус – ачык грунтта һәм пленка астында үстерү өчен уңышлы, уртача иртә өлгерешле сорт. Баклажаннарының авырлыгы 200-300 грамм, кайбер очракта килограммга кадәр җитәргә мөмкин. Югары уңыш бирә, төрле йогышлы авыруларга һәм температура үзгәрүенә бирешми. Үсентеләргә орлыкны февраль-март айларында, 1,5-2 сантиметр тирәнлектә чәчәләр. 60-70 көннән, якынча май уртасында теплицаларга утыртырга мөмкин. Июль ахырында үсемлекләрдә 5-6 эре сабаклар калдырып, башкаларын өзеп ташларга кирәк.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X