Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Бакчада каен җиләге

Хәзер күпләр бакчаларында каен җиләге үстерәләр. Ул көзгә кадәр мул уңыш бирә. Соңгы елларда мондый каен җиләген үстерүчеләр арта. Әлеге җиләк урманда үсә торган гади каен җиләгенә охшаган, тик аннан бер бик уңайлы ягы белән аерылып тора - ул мыеклар җибәреп, бар бакчаны басып җәфаламый һәм июнь уртасыннан алып кырауларга...

Хәзер күпләр бакчаларында каен җиләге үстерәләр. Ул көзгә кадәр мул уңыш бирә.
Соңгы елларда мондый каен җиләген үстерүчеләр арта. Әлеге җиләк урманда үсә торган гади каен җиләгенә охшаган, тик аннан бер бик уңайлы ягы белән аерылып тора - ул мыеклар җибәреп, бар бакчаны басып җәфаламый һәм июнь уртасыннан алып кырауларга кадәр җиләк бирә!
Ремонтант каен җилә-генең сортлары артык күп түгел һәм алар бер-берсенә шактый охшаш - Рюген, Александрия, Барон Салемахер, Руяна, Али-Баба һ.б.
Мыегы булмауның бер яктан уңай ягы булса, икенче яктан начар да. Чөнки җиләкне мыекчадан үстереп булмый, бары тик орлыктан үрчетергә кала. Ә җиләкнең орлыклары вак, шуңа да аларны тигез итеп чәчүе бик авыр. Бу проблеманы хәл итү өчен тәҗрибәле бакчачылар аны туфрак салынган савыт өстенә берникадәр кар катламы салып, орлык-
ларны шунда чәчәләр, шул чакта һәр бөртек яхшы күренеп торачак. Каен җиләген март башларында-урталарында утырту яхшы, болай иткәндә, беренче җиләк уңышын инде июль ахырында ук ашарга мөмкин булачак. Үсентеләрдә 3-4 яфрак барлыкка килгәч, аерым савытларга күчереп утырталар, ә майның икенче яртысында инде түтәлгә утыртырга да мөмкин.
Сорт сайлаганда кыйм-мәтлеләрен алырга тырышмагыз. Чөнки кыйммәтле товар сыйфатлы була дигән сүз түгел әле. Икенчедән, арзанрак сортлары талымсызрак булалар. Җиләге вак дип борчылмагыз, алары хуш ислерәк һәм тәмлерәк була.
Туфраккка килгәндә, гади туфракны бераз ком белән аралаштырсагыз - шул җитә.
Җиләк утыртылган савытны пленка белән каплап куегыз. Тишелеп чыга башлауга, пленкага тишекләр ясап, нәзберек үсентеләрне «олы тормышка» әзерли башлагыз. Туфракны даими күзәтеп торабыз, ул артык кибәргә тиеш түгел. 2-3 чын яфрак чыккач, җиләк үсентеләрен сирәкләргә дә була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев