Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

2018 елда ай календаре буенча орлыкларны чәчү вакыты

Элек, ай календаре модада булмаганда, әби-бабайлар ай фазалары буенча чәчкәннәр. Хәзер дә күп кеше шулай эшли. Ай туган һәм тулган көннәрдә бернәрсә чәчәргә ярамый. Бу вакытны кирәк-яракларны әзерләп, ашлама кертү белән шөгыльләнеп уздырыгыз. Поликарбонат теплицаларда җылылык яхшы саклана, тигез таралган яктылык үсемлекләр үсешенә ярдәм итә. Теплица җылытылганда, яшелчәләрне ел дәвамында...

Элек, ай календаре модада булмаганда, әби-бабайлар ай фазалары буенча чәчкәннәр. Хәзер дә күп кеше шулай эшли. Ай туган һәм тулган көннәрдә бернәрсә чәчәргә ярамый. Бу вакытны кирәк-яракларны әзерләп, ашлама кертү белән шөгыльләнеп уздырыгыз.
Поликарбонат теплицаларда җылылык яхшы саклана, тигез таралган яктылык үсемлекләр үсешенә ярдәм итә. Теплица җылытылганда, яшелчәләрне ел дәвамында утыртырга була.Әмма бал
кортлары мондый корылмаларны яратмый. Шуңа күрә помидорларны үзегезгә серкәләндерергә туры килә яки үзлегеннән серкәләнүче сортлар сатып алырга кирәк. Яктылык җитмәсә, биолампалар кулланырга мөмкин.
Теплицада помидорның «Де Барао», «Верлиока», «Розовый гигант», «Слон», «Чёрный принц», «Гордость Сибири», «Розовый мёд» сортларын утыртырга була. Ачык грунт өчен «Белый налив», «Евгения», «Толстый Джек», «Гармония», «Сибирская тройка», «Дубок» сортлары әйбәт. Борычларның «Оранжевое чудо», «Сибирский князь», «Подарок Молдовы» сортлары теплица өчен дә, ачык грунт өчен уңайлы. Аккүчәнле кәбестәнең «Трансфер», «Подарок», «Казачок», «Слава», «Вьюга», «Колобок» сортларына өстенлек бирергә киңәш итәбез. Кыярның «Зозуля», «Нежинский», «Апрельский», «Изящный», «Зятёк», «Тёща» сортлары уңышлы булачак.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев