Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Яшелчә бакчасында чәчү әйләнеше

Бакчада чәчү әйләнешен кертү һәм аны саклау мәсьәләсенә бакчачылар, яшелчә үстерүчеләр арасында төрле караш яши. Дөресен әйткәндә, чәчү әйләнешен саклаган бакчачылар күп түгелдер. Бер үк культураны күп еллар бер урында үстерүчеләр дә җитәрлек. Мәсәлән, бер таныш бакчачы суганны һәр елны бер урында үстерә. Сәбәбе: узган елларда суган нәкъ шушы урында...

Бакчада чәчү әйләнешен кертү һәм аны саклау мәсьәләсенә бакчачылар, яшелчә үстерүчеләр арасында төрле караш яши. Дөресен әйткәндә, чәчү әйләнешен саклаган бакчачылар күп түгелдер. Бер үк культураны күп еллар бер урында үстерүчеләр дә җитәрлек. Мәсәлән, бер таныш бакчачы суганны һәр елны бер урында үстерә. Сәбәбе: узган елларда суган нәкъ шушы урында бик әйбәт уңыш биргән. Ә хәзер нигә бирми? Тамыры череп кибә. «Бер урында күп тапкыр үстергәнгә шулай ул, - мин әйтәм. - Суган чебене гаепле. Бер урында үстергәч, авырулар гына түгел, шул культураны зарарлый торган корткыч бөҗәкләр дә күпләп үрчи».
Яшелчә үстерә торган бакчаларда утырту әйләнешен кертергә кирәк. Иң элек гаиләне төрле-төрле яшелчәләр белән тәэмин итү өчен нинди төр яшелчәне күпме җитештерергә кирәклеген исәпләргә һәм һәртөр яшелчәгә күпме җир таләп ителүен ачыкларга кирәк. Шуннан чыгып, уртача һәр кишәрлекнең зурлыгын билгеләргә мөмкин. Чәчү мәйданнарының структурасына карап, дүрт, алты, сигез кишәрлекле (басулы) чәчү әйләнешләре кертергә була. Культураларның чиратлашуын билгеләгәндә, туфрак эшкәртү, ашлау, авыруларга һәм корткычларга каршы көрәш чаралары системасы исәпкә алынырга тиеш. Монда бигрәк тә нәрсә исәпкә алынырга тиеш соң?
Әйтик, кила (оры) авыруын булдырмас өчен, кәбестәне һәм әвернә чәчәклеләр семьялыгына керә торган башка төр яшелчәләрне бу ел үстерелгән урынга 4 елдан да иртәрәк утыртмаска кирәк. Бакча җиләгендә ончыл чык, соры черек авыруларының таралуын киметү өчен, аны бер урында 4 елдан да артык үстермәскә һәм кабат бу урынга 3-4 елдан соң гына кайтарырга мөмкин. Суганнан соң суган яисә сарымсак, помидордан соң помидор, шулай ук помидордан соң бәрәңге, бәрәңгедән соң помидор утыртырга ярамый, чөнки алар - бер үк төр авыру бе-лән авыручылар. Кишерне, кыярны һ.б. күп кенә яшел-чәләрне бер үк урында 3 елдан соң гына үстерергә мөмкин, чөнки йогышлану башлангычлары (мәсәлән, кишердәге ак черек авыруы башлангычы) туфракта 3 ел саклана. Кыяр, иртә өлгерешле бәрәңге, кәбестә үстерелгән кишәрлекләр кишер, чөгендер, петрушка һәм суган үстерү өчен яхшы элгәрләр булып торалар. Чөнки әлеге культуралар астына органик ашламалар кертелә, алар иртә срок-ларда вакытында җыеп алына, көзен җир яхшылап эшкәртеп калдырыла. Суган, сарымсак (иртә өлгерү сәбәпле) бакча җиләге утырту өчен әйбәт элгәрләр булып исәпләнә, бигрәк тә бакча җиләген июль ахыры - август башларында утыртканда бу бик уңай.
Ничә кишәрлекле (басулы) чәчү әйләнеше кулланырга мөмкин соң? Даими сугарыла торган яшелчә бакчаларында биш кишәрлекле чәчү әйләнеше кулланырга мөмкин:
1. Кәбестә;
2. Помидор, кояш җиләге, баклажан, бәрәңге;
3. Кыяр, кабак, ташкабак (кабачки), патиссон;
4. Суган, сарымсак, тәмләткеч яшел культуралар (салат, шпинат, сельдерей, укроп);
5. Ашамлык тамыразыклар (кишер, әче торма, чөгендер, шалкан).
Әгәр дә яшелчә культуралары үстерелә торган чәчү әйләнешенә бакча җиләген дә кертсәгез, шулай ук биш кишәрлекле чәчү әйләнеше формалаштырырга мөмкин:
1. Кәбестә, бакча җиләге (беренче ел);
2. Помидор, бәрәңге, бакча җиләге (икенче ел);
3. Кыяр, кабак, ташкабак, бакча җиләге (өченче ел);
4. Суган, сарымсак, тәмләткеч яшел культуралар, бакча җиләге (дүртенче ел);
5. Бакча җиләге (яңа плантация утыртыла), ашамлык тамыразыклар (кишер, әче торма, чөгендер).
Шәһәр янындагы бакчачылык ширкәтләрендәге яшелчә бакчаларына (бигрәк тә кәбестәнең күп төрләрен үстергәндә) культураларның чиратлашуы түбәндәгечә булган чәчү әйләнешен тәкъдим итәргә мөмкин:
1. Кәбестә, бакча җиләге (беренче ел файдаланудагы);
2. Помидор, иртә өлгерә торган бәрәңге, бакча җиләге (икенче ел файдаланудагы);
3. Кәбестә, бакча җиләге (өченче ел файдаланудагы);
4. Кыяр, ташкабак, патиссон, бакча җиләге (дүртенче ел файдаланудагы);
5. Суган, сарымсак (суган, сарымсакны җыеп алгач, бакча җиләге утыртыла), ашамлык тамыразыклар.
Бакча җиләген яшелчә чәчү әйләнешеннән тыш башка урыннарда үстергәндә, ягъни аны яшелчә чәчү әйләнешенә кертмәгәндә, махсус яшелчә культуралары өчен генә түбәндәге чәчү әйләнешен (чәчү мәйданының структурасына карап) кулланырга мөмкин:
1. Иртә һәм уртача срокта өлгерешле кәбестә;
2. Кыяр, баклажан, ташкабак, патиссон;
3. Помидор, суган;
4. Соң өлгерешле кәбестә, тәмләткечләр һәм яшел культуралар;
5. Тамыразыклар (кишер, әче торма, чөгендер, шалкан).
Ревень (рәваҗ), кузгалак, керән һ.б. озак вакыт бер урында үстерелә торган культуралар аерым чыгарылма кишәрлектә үстерелә. Бакча җиләге дә аерым махсус чәчү әйләнешендә үстерелергә мөмкин. Бу очракта җиде кишәрлекле чәчү әйләнеше куллану уңайлы:
1. Бакча җиләге (беренче ел файдалануда);
2. Бакча җиләге (икенче ел файдалануда);
3. Бакча җиләге (өченче ел файдалануда);
4. Бакча җиләге (дүртенче ел файдалануда);
5. Тамыразыклар;
6.Кыяр, ташкабак, помидор;
7.Суган, сарымсак, укроп (бу культураларны җыеп алгач, ул урынга бакча җиләге мыекчалары утыртыла).
Билгеле, яшелчә чәчү әйләнешләренең күптөрле вариантлары булырга мөмкин. Нинди чәчү әйләнешен куллану мәсьәләсе нинди культуралар үстерелүгә, чәчү мәйданы структурасына һәм әйбәт элгәрләрнең җитәрлек булуына карап хәл ителә.
Фарсель ЗЫЯТДИНОВ
http://www.igelek.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев