Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Утыртып карагыз

Фән-техника гына түгел, яшелчә культуралы да гел үсештә дияр идем мин. Әйтик, кыярның нинди генә төрләрен утыртмыйбыз хәзер. Сортлар турында сүз бармый, нәкъ төрләре турында.

Аларның берничәсе белән мин сезне “Бакчачы” сәхифәсендә таныштырдым. Яфраклы чөгендер (мангольд)ны инде берничә ел яратып үстерәм. Кыяр үләне, керпе-кыяр дигәннәрен дә үстереп тә карадым. Бу юлы да сезне экзотик яшелчәләр белән таныштыруны дәвам итәбез.

Вигна – ногыт борчагының бер төре. Дүрт-биш метрга кадәр үрмәләргә мөмкин. Кузаклары да бик озын, ярты метр чамасы.  Вигна гадәти кузаклы фасольдән күпкә тәмлерәк. Ул А, В, С витаминнарына, тимер, кальцийга бай. Диабетиклар аны канда шикәрне киметер өчен куллана.

Чуфа – җир миндале, иң туклыклы чикләвек. Аны майның икенче яртысында ачык һавага биш сантиметр тирәнлектә утырталар. Утыртыр алдыннан 2-3 тәүлеккә бүлмә температурасындагы суга салып тотсагыз, тизрәк тишелер. Аңа ашламалар кертү кирәкми, эссе көннәрдә су сипсәгез җитә.

Кузаклы редис – гадәти редистан аермалы буларак, тамыразык түгел, ә кузаклары ашала. Тәме гади редистан ачырак. Әгәр кузакларны яшь көенчә ашарга өлгермәсәгез, авызны яндырырлык әчеләнә. Яшелчә үскәндә дә ике метр биеклектә үсә һәм терәү куярга кирәк була.  Кузаклы редис кыраулардан курыкмый, шуңа аны апрель ахырында, май башында ук утыртырга була. Кузаклары утыртып ике ай үтүгә ашарлык була.

Кивано ­– лиана, шуңа күрә аны койма буйларына утыртырга  киңәш ителә. Аның тәме бик үзенчәлекле – кыяр, банан, лайма һәм авокадо катнашмасы кебек. Киваноның өлгергән җимешләрен урталай бүлеп, калак белән ашыйлар. Ә өлгермәгәннәрен кыяр кебек үк маринадлыйлар. Кивано  орлыкларын апрель азагы – май башында 3 сантиметр тирәнлектәге савытларга чәчәләр. Үсентеләрне май азагы-июнь башында ачык грунтка утырталар. Ул кояшлы урынны ярата. Теләсә нинди туфракта үсә ала, шулай да уңдырышлы җирдә җиләк-җимеш күбрәк булачак. Аңа атнага ике мәртәбә су сибәргә һәм даими туфрагын йомшартырга кирәк.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев