Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Укропка кагылышлы берничә сүз

Күп бакчаларда укроп чүп үләне урынына үсә. Әрсез, талымсыз булганга, бакчачылар үз итә бу тәмләткечне. Һәр кухняда лаеклы урынны алып тора ул: кыяр тозлаганда, салатлар ясаганда, беренче һәм икенче ашлар әзерләгәндә күбебез укроп куллана. Шуңа күрә сортларына, үстерү технологиясенә тукталып тормыйча, файдасы турында язып китик. Югары кан басымыннан (гипертония) интегүчеләргә...

Күп бакчаларда укроп чүп үләне урынына үсә. Әрсез, талымсыз булганга, бакчачылар үз итә бу тәмләткечне. Һәр кухняда лаеклы урынны алып тора ул: кыяр тозлаганда, салатлар ясаганда, беренче һәм икенче ашлар әзерләгәндә күбебез укроп куллана.
Шуңа күрә сортларына, үстерү технологиясенә тукталып тормыйча, файдасы турында язып китик.
Югары кан басымыннан (гипертония) интегүчеләргә укроп үләне төнәтмәсенең булышканын күпләр белмидер әле. Аны түбәндәгечә әзерлиләр: 1 аш кашыгы киптереп ваклаган укропка 1 стакан (150-200 мл) кайнаган су салып, өстен каплап 15-20 минут тоталар да, сөзәләр. 1 стакан төнәтмәне өчкә бүлеп, ашарга ярты сәгать кала, көн дәвамында өч мәртәбә эчәргә кирәк. Әлеге чара йокысызлыктан булыша торган тынычландыргыч чара буларак та файдаланыла. Ашказаны-эчәк эшчәнлеге бозылганда, авызның тәме югалганда аппетит ачу өчен, тын кысылганда һәм тын юллары авыруларыннан укроп орлыгын порошок рәвешендә дә, төнәтмә ясап та файдаланалар. Моның өчен бер өлеш порошокка ун өлеш су салып болгатырга кирәк. Мондый төнәтмә сидек кудыргыч буларак та яхшы. Укроп орлыгын какырык чыгару, үт бүленеп чыгуны көчәйтү, ашказаны-эчәклек, бавыр, атеросклероз чирләреннән булыша торган чара буларак та файдаланалар. Моның өчен бер аш кашыгы укроп орлыгына бер стакан кайнап торган су коялар да, суынганчы тоталар һәм сөзәләр. Көнгә өч мәртәбә берәр аш кашыгы шул төнәтмәне эчәләр.
Укроп күнел болганганда яхшы. Ул шикәр диабеты белән авыручы кешеләргә бик файдалы. Чөнки диабет үзәк нерв системасын, йөрәк, бөер, бавыр, күз һәм аякны зарарлый. Ә укроп әгъзалардагы патологик процесс-ларны тоткарлый.
Күз авыруларыннан интегүчеләр, салфетканы укроп төнәтмәсендә чылатып, 20 көн дәвамында көн саен 20 минутка күзләренә япсалар, файдасы тияр. Төнәтмә болай ясала: бер аш кашыгы орлыкка бер стакан кайнап торган су коеп, 30 минут тотканнан соң яхшылап сөзәргә кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев