Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

«Туган як» газетасы хәбәрчесеннән чалмабаш үстерү серләре

Безнең якларда чалмабаш (пион) үсмәгән бакча юктыр.

Гаҗәеп матур, төрле төстәге бу купшы чәчәк хәтта чәчәк атып туктагач та куе, яшел яфраклары белән бакчаны бизәп утыра. Ә менә пион күп итеп чәчәк атсын өчен ниләр эшләргә кирәклеген беләсезме?

Чалмабаш кояшны бик ярата, шуңа күрә аларны агачлар янына утыртырга ярамый. Аннан соң, агач дымны үзенә суырып, пионга үсеп чәчәк атарга ирек бирмәячәк.

Җәй салкын булганда чалмабашка су сипмәгез, ә быелгы кебек коры һәм кызу көннәр торганда атна-ун көнгә бер тапкыр су сибәргә онытмагыз. Пионнарга җылы һәм торган суны кичке якта сибәләр.

Үскән чорда чалмабашка марганцовка эремәсе сибәләр.

Бер урында чалмабаш 30 елга кадәр үсә ала. Тик тәҗрибәле бакчачылар 7-8 елдан күчереп утыртырга киңәш итә. Күчереп утыртыр өчен август ахыры һәм сентябрь башы иң кулай вакыт.

Борынгы Грециядә пион чәчәген озак яшәү символы дип санаганнар. Чөнки аның чәчәге дә, тамыры да дару үләне буларак кулланыла. Тик чәчәк агулы исәпләнә, шунлыктан төнәтмәләрне ясар алдыннан табиб белән киңәшергә кирәк. 

Ничек ашларга?
— үсентеләр кызарып, борын төртүгә тамыры янындагы чокырга 10 литр суга 15 грамм исәбеннән аммиак селитрасы салырга кирәк.
— ә чәчәккә бөреләнгән һәм чәчәк аткан чорда 7-8 грамм аммиак селитрасы, 5-6 грамм калий тозы һәм 10-12 грамм суперфосфат белән ашлагыз.
— чәчәк атып бетерәч, 5-6 грамм калийлы тоз һәм 10-12 грамм суперфосфат белән тукландырыгыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев