Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бакчачыга киңәшләр

Май аена бакча эшләре

Май җылы килсә, бакчачылар сөенә — үсентеләрне ачык һавага чыгарырга була.

Тик инде салкыннар башланса һәм һава торышы туфракка утыртырга ирек бирмәсә, үсентеләр кирәгеннән артык сузылып үсеп китә. 

Көннәр җылы һәм кояшлы булганда, теплицада төрле кабак культураларын чәчеп куярга була. Алар анда тиз шытып чыгачак. 

Теплицаның төньяк ягында вигнаны (фасольнең бер төре) утыртырга була. Ул тиз арада 3 метрга кадәр үсеп, теплицаны каплаячак һәм җәй буе озын кузаклы тәмле борчаклар белән сөендерәчәк. 

Чәчүлекләрне берләштереп чәчү бик файдалы. Мәсәлән, кишер белән суганны бер түтәлгә утырту. 

Бик күпләр бәрәңгене иртә утыртырга тырыша. Ашыгырга кирәкми, туфрак җылынырга тиеш. Салкын туфракта яхшы шытым биргән бүлбеләр үсүдән туктый. Иң яхшы вакыт — каен яфраклары биш тиен (совет акчасы) зурлыгына җиткәндә. 

Туфрак җылынганнан соң гына җылылык сөючән культуралар — чөгендер, фасоль, ногыт борчаклары чәчәргә, сельдерей, базилик, кукуруз, көнбагыш утыртырга мөмкин.

Май аенда безнең якларда виноград уяна гына әле. Аны өстен каплаган материалны ачып ачык һавага ияләштерергә. Аннары төрле авыруларга каршы эшкәртергә, терәккә күтәрергә һәм беркетергә кирәк. 

Күпьеллык чәчәкләрне җентекләп карарга: нык үскән һәм картайган куакларны бүләргә кирәк. Әгәр сәламәт булмаган, авыру йоктырган кебек тоелсалар — казып алып карарга, чирләргә каршы эшкәртергә һәм урынын алыштырырга. 

Алмагачлар һәм грушалар чәчәк ата башлаганда 10 литр суга 45 грамм (3 аш кашыгы) суперфосфат һәм 20 грамм (2 аш кашыгы) мочевина сибәргә, су сибү нормасы — бер агачка 4-5 чиләк. 

Слива чәчәк ата башлаганда 10 литр суга 20 грамм (2 аш кашыгы) мочевина һәм 40 грамм (2 аш кашыгы) калий күкерт кислотасы белән эшкәртергә, су сибү нормасы — 3 чиләк. 

Чия чәчәк атканнан соң 50 литр суга 10 стакан көл салып тукландырырга, су сибү нормасы — бер төпкә 1 чиләк. 

Крыжовник чәчәк ата башлаганда 10 литр суга 20 грамм (1 аш кашыгы) күкерт кислотасы, кушып сибәргә, су сибү нормасы — бер куакка 3 чиләк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев