Туган як

Тәрәзәдән яз көлә

Сизәсезме, тоясызмы, урамда яз исе килә түгелме? Быел яз вакытыннан алданрак килер кебек. Димәк, бакча эшләре дә иртәрәк башланачак. Дөрес, иртә килүе бер хәл, җылы килүе – икенче.

Узган ел җәй матур гына булса да, август башында ук инде кырау төшеп, бакчада утырган бар помидорларымны харап иткән иде. Шунлыктан быел күбрәк теплицага утыртырга кирәк, дигән фикергә килдем. Ярый әле аның бакчада теплицасы булса? Юк икән, яз җитүгә куйдырырга кирәк. Чөнки кышы нинди, җәе дә шулай – ничек буласын фаразлап булмый.

Кайсына өстенлек бирергә?

Хәзер һәр бакчада бер генә түгел, берничә теплица куялар. Безнең бәхеткә аларны сайлау мөмкинлеге зур. Акчасын түләсәгез, китереп, куеп та китәләр. Кайбер теплицаларны бакчачылар үзләре ясап, өстенә полиэтилен пленка ябалар. Ул арзангарак төшә һәм кояш нурларын яхшы үткәрә. Тик пыяла япмага караганда чыдамсызрак, тиз ертыла. Полиэтилен пленканы кышын җыеп алып, һәм язын тагын куярга кирәк булачак. Теплицагызны полиэтилен пленка белән капларга уйласагыз аның төрләренә игътибар итегез. Поливинил дигән япма ультрашәмәхә нурларны аз үткәрә, өстенә җылылык үтеп керүне тоткарлый. Полимер пленка өч катламнан тора, алар арасында исә коры һавалы куыклар ясалган, шуның белән ул җылылыкны, башка төр пленкаларга караганда, дүрт тапкырга артыграк саклый.
Ә инде пыялага килсәк, ул озаккарак чыдый, кояш нурларын яхшы үткәрә. Тик бозлы яңгырлар яуса яки фундамент утырса – чатнап, ватылып яраксызга чыгарга мөмкин. Теплицаны пыяла белән капларга уйласагыз, фундаментының нык булып һәм каркас кирәклеген исегездән чыгармагыз. Соңгы елларда теплицаларны ябу өчен күбесенчә кәрәзле поликарбонатка өстенлек бирәләр. Ул кыйммәткәрәк төшә.Тик тиз ватылмый торган җиңел һәм чыдам материал. Сыгылмалы булганга, аны төрле формага кертеп була. Кәрәзле поликарбонат ультрашәмәхә нурларны кертми, җылылыкны да, пыяла белән чагыштырганда, ике мәртәбә яхшырак саклый. Кояш нурларының 85 процентын диярлек үткәрә. Тагын бер үзенчәлеге – аларны кышка җыеп алып куймаска да була, чөнки ул салкыннарга түзә.
Теплицаның каркасы агачтан, җиңел эретмә, ягъни дюралюминийдан, пластиктан яки корыч почмактан да эшләнә. Каркасны сайлаганда боларга да игътибар итегез. Агач каркас сайласагыз бәясе арзан, тик куллану срогы аз, тиз чери, гел карап торырга кирәк. Дюралюминийга өстенлек бирсәгез, төсле металл җыючы караклар сез булмаганда, бик тиз сүтеп алып китәргә мөмкин. Бигрәк тә бакчагыз шәһәрдән ераграк булса.
Иң чыдамлысы – корыч почмактан ясалган каркаслар. Тик ул шактый авыр. Ә пластиктан эшләнгәненә өстенлек бирсәгез, яктылыкка тотрыклы булганын сайлагыз.

Нәрсә утыртырга, кайчан утыртырга?

Теплицада яшелчә күчереп утырту аның нинди икәнлегенә бәйле.

Әгәр теплицалар җылытылган, алда телгә алынган поликарбонаттан ясалган булса, аларга яшелчәләрне иртәрәк чыгарып була. Шунлыктан, февраль башында ук баклажан, томат, болгар борычы чәчәргә, өсте ябулы парникка – февраль азагы-март башында, помидор үсентесен ачык грунтка утыртасы булса, март азагы-апрель башында гына чәчәргә кирәк. Әгәр яшелчәләрне ачык грунтка утыртырга туры килсә, тиз өлгерә торган сортларны сайларга тырышыгыз.
Теплицага алдан утырту өчен помидорның «Сибирский скороспелый», «Андромеда», «Малиновый сюрприз», «Пышка» кебек иртә өлгерә торган сортлары отышлы.
Кыярга килгәндә, теплицага иртә яздан утыртылганы тозлау өчен ярамый, салатлар ясарга гына. Маринадлау, тозларга яраклы сортларны соңрак утырталар. Иртә язда ашар, салатлар ясар өчен «Китайский холодоустойчивый», «Китайский болезнеустойчивый» сортлары, тозлау, маринадлау өчен «Клавдия», «Конни», «Настя», «Мальчик-спальчик», «Муравей», «Три танкиста» сортларын тәкъдим итәбез.
Помидорны пленка астына май башыннан ук утыртырга кирәкми. Чөнки җир әле җылынып җитмәгән була, һәм температура кискен үзгәреп тора. Күп кенә бакчачыларның теплицадагы яшел помидорларында җәй уртасында түгәрәк, ә кызара башлаганнарында аркылы ярыклар барлыкка килә. Моның сәбәпләре берничә: кайбер гибрид сортлар шулай тиз ярылучан була. Икенче сәбәп, әлеге дә баягы көндез һәм төнлә температураның кискен үзгәрүе. Шулай ук суны дөрес һәм вакытында сипмәүдән һава белән балчыкның температурасы, дымлылыгы да помидорларның ярылуына китерә.
Баштагы чорда теплицадагы помидорга су сибү даими һәм бер күләмдә булырга тиеш, чөнки бу вакытта тамыр системасы һәм үсемлекнең җирдән өске өлеше формалаша башлый. Эссе көннәрдә ике башта да ишекләрне ачарга кирәк. Әле яңа гына помидорлана башлаган яки урман чикләвеге һәм әстерхан чикләвеге зурлыгындагы вак помидорлары булган яшь куакларның яфраклары шиңә башласа, ә теплицада һаваның дымлылыгы бик түбән – 35-50 процент кына булса, димәк, пешеп тулганда помидорлар ярылачак. Помидорлар өчен оптималь дымлылык – 65-75 процент. Моны сакларга даими су сибү ярдәм итә.
Суны салкын төннәрдән соң (13 градустан түбәнрәк) сәгать 11 дән соң гына сибәргә ярый. Әгәр дә тышта эсселек – 25 градус һәм күбрәк, төннәрен 16-17 градус булса, суны кичтән сибеп, теплицаны төнгә ачык калдырырга кирәк.

Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: