Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Тәрәз төбем - гөлбакча

Кайсы тәрәзә төбендә үсә Квартирларда тәрәзәләр кояш ягына гына түгел, кояш чыгышына һәм баеган якка да, төньякка да карый. Шунлыктан, гөлләр утыртканда аның үзенчәлекләренә игътибар итегез. Мәсәлән, ничек кенә тырышсагыз да тәрәзәгә кояш төшмәсә яран гөлне үстерә алмассыз. Бу очракта безнең берничә киңәшкә колак салыгыз. Көньякка караган тәрәзәләрдә язын, җәен...

Кайсы тәрәзә төбендә үсә

Квартирларда тәрәзәләр кояш ягына гына түгел, кояш чыгышына һәм баеган якка да, төньякка да карый. Шунлыктан, гөлләр утыртканда аның үзенчәлекләренә игътибар итегез. Мәсәлән, ничек кенә тырышсагыз да тәрәзәгә кояш төшмәсә яран гөлне үстерә алмассыз. Бу очракта безнең берничә киңәшкә колак салыгыз.

Көньякка караган тәрәзәләрдә язын, җәен гөлләр пешәргә мөмкин. Һава артык коры булса, төрле бөҗәкләр дә үрчергә мөмкин.Тәрәзәгезгә көне буе кояш төшеп тора икән абутилон, гибискус, яран, Бенджамин фикусы, хойя, хлорофитум, кебек гөлләрне утыртыгыз.

Көнчыгыш тәрәзәләрдә иртән кояш яктысы булса, төшке аштан соң ул югала. Бу як тәрәзәләргә аспарагус, бегония, драцена, диффенбахия, калатея, марант, пуансеттия, сингониум, кебек гөлләр утыртырга кирәк.

Әгәр тәрәзәгез төньякка караса кояш яктысынабик үк таләпчән булмаган гөлләр утырту ягын карагыз. Антуриум, аспарагус, аспидистра, кливия, сциндапсус, фиттония, эписция кебек гөлләр утыртып карагыз.

Көнбатыш тәрәзәләргә кояш кичке якта төшә. Монда гусмания, каттлея, кодиеум, монстера, спатифиллум, шеффлера, циперус гөлләре яхшы үсеп китәр.

Ә хәзер гөл үстерергә теләп тә, аны тәрбияләргә вакыты булмаган хуҗабикәләр өчен матур да, талымсыз да булган берничә гөл тәкъдим итәбез. Сансевиерия - халык телендә тещин язык яки чуртан койгыры дип тә йөртелә. Ул кояшлы якта да, караңгы якта да бердәй яхшы үсә, үтәли җилдән дә курыкмый. Шуңа күрә төрле биналарның залларында бу гөлне еш күрергә була. Суны сирәк сибәргә кирәк, ә кышын ике атнага бер сибү дә җитә.

Хойя үрмә гөл, яфраклары калын, балавызле кебек. Чәчәк атканда чәчәкләреннән дә баллы су тамып торган кебек. Бар якта да яхшы үсә. Су сибәргә онытып, бар яфракларын коеп бетергән очракта да хойяның ботагын кисеп алып суга утыртыгыз. Ул бер-ике атнадан тамыр җибәрәчәк. Мөмкин кадәр сирәк, чүлмәгенә сыймый башлагач кына күчереп утыртырга кирәк.

Бик күп кешеләр ышанып үстерә торган "акча гөле" (толстянка) гөленең акча тарту көче бармы икән, белмим, тик әрсезлеге ягыннан ялкау хуҗабикәләр өчен бик кулай гөл. Суны сирәк сибәргә шулай ук сирәк сибәргә кирәк. Күчереп утыртканда шуны истә тотыгыз, туфрагын ком белән катыштыру кирәк.

Хлорофитумны шулай ук күп өйләрдә күрергә була. Монысын халык телендә "гулящий муж»дип йөртәләр. Янәсе, ирең "уҗымга" күп чыкса - чәчәге дә күп була имеш. Аны салкын яки эссе һава куркытмый. Су артык сибелгәндә яки, киресенчә, коры булганда, күләгәдә дә яхшы үсә. Хлорофитум һавадагы агулы матдәләрне йотучы иң яхшы гөл буларак та билгеле.

Асписдистраны гадәттә "дружная семья" дип атыйлар. Үсемлекнең сабакалары юк, яфракларының сабы озын, куе яшел яки чуар була. Тамырчаларны бүлеп үрчетәләр. Үстерү өчен кәз туфрагына торф һәм ком кушалар. Ул һава торышының үзгәрүен чагыштырмача җиңел кичерә. Үтәли җилдән дә курыкмый. Мөмкин кадәр сирәк күчереп утыртырга киңәш ителә.

Замиакулькас гөле дә төрле һава шартларына талымсыз. Хәтта озак вакывт су сибелмичә яфракларын коеп бетерсә дә, су сибүгә төбеннән яңа сабаклары чыга. Күчереп утыртканда кактуслар өчен булган туфракка бераз ком өстәп утыртырга кирәк.

Бик еш командировкаларга йөрүчеләргә нолина (бокарнея) гөле иң отышлы вариант. Ул 1-2 атна сусызлыкны да җиңел кичерә. Шешәсеман формадагы кәүсәләре үзенә тиешле дымны саклый. Бердәнбер таләп - утырткан туфрагы ашламаларга ярлы, ә чүлмәге кечкенә булырга тиеш. Туфрагында су күп булганда ул тиз черә.

Сциндапсус үрмәле гөл. Яфраклары йөрәк формасында, ачык яшел төстә, яки саргылт-ак таплар белән. Күләгәле урыннарда да яхшы үсә, аңа лампочка яктысы да җитә. Сциндапсус һаваны яхшы чистарта, кухняда яхшы үсә. Ул бик тиз үсә, шунлыктан минераль ашламалар белән тукландырырга тырышыгыз.

Каланхоэның бик күп төрләре дә артык зур тәрбия сорамый. Суны сирәк сибәргә кирәк, артык суда тамырлары черергә мөмкин. Каланхоэ күләгәгә чыдам гөл, һава торышының үзгәрүен дә чагыштырмача җиңел кичерә. Чәчәкләре шиңмичә озак тора. Каланхое гөле әкрен үсә, шунлыктан еш күчереп утырту киңәш ителми.

Спатифиллиум - бүгенге көндә иң популяр гөлләрнең берсе. Корылык һәм үтәли җил спатифиллум өчен зыянлы. Күләгәдә үсә. Торф, яфрак туфрагы, комнан торган катнашмага утыртырга кирәк. Минераль ашламалар белән ашлап торсаң, яхшы..

Монстера - эре яфраклы гөл. Бүлмә шартларына тиз күнегә. Күләгәне ярата, һаваның корылыгына чыдам. Очларыннан кисеп алынганнан чыбыкчалардан да яхшы үрчи.

Кливия - чәчәкләре төрле була, бер сапта алар егермә кадәр җитәргә мөмкин. Чәчәк атканчы суны уртача, ә чәчәк атканда мул итеп сибәләр. Үсемлекне сыек ашлама белән (мәсәлән "Радуга") ашларга кирәк. Чәчәк аткан вакытта кливияне яктыга куярга, ләкин кояш туры төшеп тормасын, ә кышын якты салкынча бүлмәдә тотарга кирәк.

Гөлләр бүлмә һавасын чистарта

Бүлмә гөлләре матурлык бирү өстенә һаваны чистартырга сәләтле. Мәсәлән әбиләр яран гөлен элек-электән көя күбәләген куркыту өчен үстергәннәр.

Бүлмә гөлләре һавадагы тузанны йота, кайберләре һавадагы микробларны юк итәргә сәләтле. Мәсәлән, пеларгония, алоэ, Кытай гибискусы, инжир, гади мирт, примула һ.б.

Һавадагы тузанны фильтрлар өчен бүлмәдә хлорофитум утырту кирәк.

Йокысызлыктан интеккән кешеләргә йокы бүлмәсендә пеларгония утыртырга кирәк. Йокысы тынгысыз булганнарга мелисса, бөтнек утыртырга киңәш итәбез. Ә йокларга яратканнарга лимон агачы утырту йокыны ачарга ярдәм итә. Бу агач кан басымын төшергә дә сәләтле икән.

Тик бу әле бүлмә тутырып гөлләр үстерергә кирәк дигән сүз түгел. Һәр нәрсәдә чама хисе булырга тиеш. Иркен залларга шефлера, дифенбахия кебек зур үсүче гөлләр утыртырга мөмкин. Ә бүлмә кечкенә икән асылмалы гөлләрне күбрәк сайларга тырышыгыз. Мәсәслән яктылыкка исе китмәүче үрмәле гөл ( "плющ" утыртасыз икән, аны стена буйлап җибәреп тере "стена" ясарга була. Шулай ук абага, хлорофитум, аспаргус кебек гөлләрне дә стенага элеп үстерергә була.

 

Бүлмә гөлләрен тәрбияләү

Бүлмә гөлләрен матур итеп үстерү өчен һәр хуҗабикәнең үзе генә белгән сере була. Мәсәлән, кемнәрдер гөлләргә сибә торган суга бераз (1 литра 4-5 калак сөт) сала, кемнәрдер ит юган суны (бу очракта суны марлдя аша сөзәргә кирәк) сибә. Күчереп утыртканда төбенә балык сөякләре (яхшылап киптереп) салып калучылар да бар. Гөл туфрагы дигәннән, кайберәүләр кибеттән сатып алган туфрак иң ышанычлы диләр, кемнәрдер урман балчыгын хуп күрә. Тик мин күршем өйрәткәнчә, кайдан гына балчык алсам да духовка миченә тыгып, балчыкны 5-10 минут кыздырам. Бу анда булган корткыч бөҗәкләрне һәм андагы личинкаларны юк итү максатыннан эшләнә.

Тик бер нәрсәне онытмагыз, краннан аккан суны хлоры очмыйча гөл төбенә сибәргә ярамый! Ачык савытта бер тәүлек торганнан соң гына җылымса суны гөлгә сибәргә кирәк.

Күбегезгә таныштыр, бүлмә гөле чүлмәгендә кайчак вак черки чыга. Гөлгә зыян салулары гына җитмәгән, өстәвенә өй буенча очып йөрүләре дә теңкәгә тия. Ә бу черкиләрдән котылу юлы җиңел генә икән. Черки күренә башлау белән туфракка 5әр сантиметр ара калдырып күкерен аска калдырып шырпылар кадап чыгарга кирәк. Бер атнадан соң шырпыларны алыштырырга. Черкиләр күкерт исен яратмыйлар, ә аз күләмдә булганда аның гөлләргә зыяны юк.

Бу черкиләрдән котылырга тагын эфир мае да ярдәм итә диләр. Монысын үземнең сынап караганым юк. Һәр гөл чүлмәге төбенә 2-3 тамчы чәй агачы (чайное дерево) мае тамызсагыз, черкиләр шулай ук үлә икән.

Чөгендер пешкән су (тозлы булмаса) бүлмә гөлләре өчен бик яхшы ашлама.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев