Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Теплицаны язга әзерлибез

Теплица эчендә җир коры була, күп кенә тәҗрибәсез бакчачылар, туфракны дымлыйбыз дип, кар салып чыга. Шул сәбәпле җир җылына алмый, утырту вакыты ике-өч атнага кичегергә мөмкин. Дөресе: башта туфракны йомшартып чыгарга, аннары җылы су сибәргә кирәк. Суга «ЭМ-1», «Эмочек», «Байкал-1» кебек туклыклы матдәләр салып сибү тагын да яхшы. «Эмочки-Бокаши» дигән...

Теплица эчендә җир коры була, күп кенә тәҗрибәсез бакчачылар, туфракны дымлыйбыз дип, кар салып чыга. Шул сәбәпле җир җылына алмый, утырту вакыты ике-өч атнага кичегергә мөмкин. Дөресе: башта туфракны йомшартып чыгарга, аннары җылы су сибәргә кирәк. Суга «ЭМ-1», «Эмочек», «Байкал-1» кебек туклыклы матдәләр салып сибү тагын да яхшы. «Эмочки-Бокаши» дигән биопрепарат та кулланырга була. Аны туфракка сибеп чыгыгыз да өстенә җылы су агызыгыз. Әлеге процедуралар ярдәмендә туфрак «уянып» китә, шуның белән бергә микроорганизмнар да «күз ача».
Теплица эчендә гөмбә авырулары һәм башка бактерияләрнең дә барлыкка килү куркынычы зур. Туфракны гына түгел, теплицаның барлык детальләрен дә эшкәртеп чыгасы була. Моның өчен теләсә кайсы биофунгицид, әйтик,«Фитоспорин», «Мико-сан-Н», «Триходермин», «Планриз», «Фитоцид», «Здоровая почва» препаратлары ярдәмгә килә.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев