Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Суганның исе дә дәва

Моннан 5-6 мең еллар элек кешеләр суганның шифалы икәнлеген аңлаганнар. Башта суганны Кытайда үстерә башлаганнар, аннан соң ул башка илләргә таралган. Борынгы Греция һәм Римда суганның солдатларга көч һәм батырлык бирүенә, күрүне һәм ишетүне көчәйтүенә ышанганнар, солдат азыгына көн саен суган салу мәҗбүри булган. Халык: «Суганның исе дә дәва,»- дип...

Моннан 5-6 мең еллар элек кешеләр суганның шифалы икәнлеген аңлаганнар. Башта суганны Кытайда үстерә башлаганнар, аннан соң ул башка илләргә таралган. Борынгы Греция һәм Римда суганның солдатларга көч һәм батырлык бирүенә, күрүне һәм ишетүне көчәйтүенә ышанганнар, солдат азыгына көн саен суган салу мәҗбүри булган. Халык: «Суганның исе дә дәва,»- дип әйткән.
Суган фитонцидлар дип аталган матдә бүлеп чыгара, алар микробларның үсешен тоткарлыйлар. Суган исе, фитонцид буларак, күп төрле микробларны бетерә һәм шуңа күрә аның исе дә дәва. Элекке вакытларда кешеләр суганны изеп ярага япканнар. Тиредәге гөмбә авыруларын дәвалауда да суганны кулланганнар. Димәк, суганның суы да шифалы. Хәзерге вакытта суган, кыр суганы, сарымсактан әзерләнгән препаратлар төрле авыруларны дәвалауда киң кулланыла. Сүз уңаеннан, фитонцидларны башка үсемлекләр дә, мәсәлән, шомырт, укроп, миләш, киндер дә бүлеп чыгара, шуңа күрә миләш яки миләш чыбыгы салынган савыттагы су озак бозылмый. Суганны көн саен билгеле микъдарда куллану гына шифалы исәпләнә, артык куллану зарар китерергә мөмкин. Шуны белегез: ашказаны, бавыры һәм бөере авырткан кешеләргә суганны күп кулланырга ярамый.
Ә хәзер суганның кайбер сортларына тукталып үтик.
Штутгартер ризен - чагыштырмача иртә өлгерешле сорт, суганнары эре, тәме әчкелт. Бакчачылар арасында мул уңыш бирүе белән танылган. Ончыл чык авыруларына бирешми. Тәрбиягә талымсыз.
Центурион һәм Стурон сортлы суганнар да, шулай ук, кышын яхшы сакланучан сортлар булып саналалар.
Орион - түгәрәк суган, яхшы саклана.
Бомбей һәм Брунсвик - кызыл суган сортлары. Суганы ачы түгел, кыяклары да сусыл һәм тәмле. Күбрәк салатлар һәм маринадлар өчен файдаланалар. Бомбей -
уртача өлгерешле сорт, ә Брунсвик - иртә өлгерешле, суганнарының диаметры 6 сантиметрга җитәргә мөмкин.
Кармен - уртача өлгерешле, суганнары кызгылт-шәмәхә төстә.
Ред Барон - иртә өлгерешле, (90-95 көн), Эксибишен суганы чагыштырмача соң өлгерә, суганнары 500 граммга кадәр җитәргә мөмкин.
Суганның гына түгел, теләсә-кайсы башка яшелчәнең дә яңа сортын утыртканда беренче елны тәҗрибә өчен генә утыртып карарга кирәк. Чөнки һәр макталган, рекламаланган сорт сезнең бакча туфрагына килешмәскә дә мөмкин.
Ә суган утыртуга килсәк, орлык суганын марганцовканың сыек эремәсендә тотарга киңәш ителә. Бу орлыкның төрле авыруларга каршы торучанлыгын арттыра. Су

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев