Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Сез дә утыртып карагыз

Хәзер бакчаларда кыяр-помидор гына утыртучылар сирәгәя. Бакчачылар бер-берсеннән ишетеп, күреп әллә ниләр утырталар. Бу сәхифәдә безнең яклар өчен ят, тик безнең якларда да үстерергә мөмкин булган экзотик яшелчәләр тәкъдим итәбез. Кайберләрен утыртырга үземнең дә күз төште әле. Исән-сау көзләргә җитсәк, уңышы белән мактанып, үстерү тәҗрибәсен уртаклашырбыз.

ПЕПИНО – баклажан яки помидор кебек тәрбия сорый. Димәк, тәрбия дә шул яшелчәләр кебек куагын формалаштырырга, бәйләргә, артык сабакларын кисәргә кирәк булачак. Пепино тәме кабак яки кавын тәменә охшаш икән. Җимешләрен салатларга кушарга була. Пепино безнең якларда теплицада гына үсә ала.

КАССАБАНАНА — кабак сыман сузылып үсүче яшелчә. Җимешләре ярты метр озынлыкка җитәргә мөмкин. Тәме кавынга охшаган. Чи җимешләрен кыяр кебек ашарга, пешерергә, кыздырырга, өлгергәннәреннән кайнатма ясарга була икән.

ЛЮФФА — теплицада үсә, кабаксыманнар гаиләсеннән. Яшелчә итеп кенә түгел, табигый мунчала итеп тә кулланалар.

МАНГОЛЬД – безгә якын таныш булган чөгендернең якын туганы. Тик аның тамыразык буларак түгел, яфракларын салатка кушалар. Аны мин узган ел бакчамда үстереп карадым. Чөгендер кебек чәчәргә, тик араларын тагын да киңрәк калдырырга кирәк. Яфраклары йөрәккан тамырлары авыруларыннан интегүчеләргә бик файдалы дип язылган.

ПАСТЕРНАК – соңгы елларда бакчаларда сирәк күренсә дә, Россиядә элек-электән шалкан белән бергә бик популяр яшелчә булып саналган. Пастернак формасы буенча ак кишергә, тәме буенча петрушкага тартым. Анда кишергә караганда каротин күбрәк. Бу яшелчәне иртә язда ук чәчәргә кирәк. Орлыкларын чәчәр алдыннан суда тотсагыз, ул яхшырак тишелеп чыгар. Пастернакны сирәкләргә онытмагыз. Ул үскән җирдә чүп үләне үсә алмый, ә суны иң коры айларда гына сибәргә. Тагын шунысы да яхшы: пастернакны зарарлы бөҗәкләр яратмый. Ике еллык яшелчә булганга, аны кышын түтәлдә калдырырга була. Тик яфракларын кисеп алып, төбен өяргә онытмагыз.

ЛАГЕНАРИЯ – аны икенче төрле вьетнам кыяры дип тә йөртәләр. Лиана озынлыгы ике метрдан артык үскәнгә, аны терәгән таяклар нык булырга тиеш. Лагенария тиз үсә, шунлыктан аны кайбер бакчачылар өй яннарын яшелләндерер өчен утырталар. Шунысы кызык, аның җимешләрен ашап карар өчен өзеп алырга кирәкми. Үзегезгә кирәк кадәрен генә кисеп алсагыз да, лагенария җимеше үсешен дәвам итәчәк.

КЫЯРКАВЫН – икенче исеме МАНДУРИЯ, кыярга охшаган кавынның бер сорты. Аны кавын үстерә алмаган бакчачылар бик теләп утырта. Чөнки яшь җимешләрен кыяр итеп, нык өлгергәннәрен кавын итеп ашарга була. Ул бакчачыларны салкынча җәйдә дә үсә алуы белән үзенә тарта. Аеруча популяр булган «Нектарин», «Карозелло», «Королева Анна», «Грин Бьюти», «Мечта лентяя» сортларын утыртып карый аласыз. Кыраулар төшү куркынычы бетүгә үк ачык җиргә утыртыгыз. Тәме бозылмасын өчен кабак, кыяр һәм кабачки белән янәшә булмасын.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев