Сентябрьдә бакча эшләре
Сентябрь ае бакчаларда быелгы уңышны җыеп алуның иң кызган чагы.
Шулай ук киләсе ел турында да кайгырта башларга вакыт. Әгәр киләсе елда да мул уңыш алыйк дисәгез, бакчагызны көздән әзерләп калдырырга онытмагыз.
Җимеш агачлары һәм куакларга күзәтү ясарга, корыган һәм авыру ботакларын кисеп яндыру мөһим. Җирне җыештырып, чистартып казып чыгарга, кантарларын ватмаска. Туфрак ачы булган очракта, казыр алдыннан җиргә акбур, известь, доломит оны кертергә кирәк. Казу эшен мөмкин кадәр соңга калдырырга. Бу чүп үләннәре тамырлары һәм корткыч бөҗәкләр личинкалары суыкта өшесен өчен мөһим.
Көздән утырткан сарымсак, түтәлләрен торф, черемә яки пычкы чүбе сибеп, мүлчәләп, кар тотарга чыбык-чабыклар салып калдырыгыз. Бакча җиләге түтәленә «Осеннее удобрение» (составында суперфосфат, калий, микроэлементлар), көл, 3-4 см калынлыкта черемә яки компост сибегез.
Бакчадагы агачларның кәүсәләрен, скелет ботакларын язын түгел, көздән сүндерелгән известь, акшар белән агартыгыз.
Күпьеллык чәчәкләрнең сабакларын кисегез, төпләрен йомшартып, махсус ашлама кертеп, күп итеп су сибеп калдырыгыз. Теплицаларда күкерт шашкасы яндырып, берничә көн ишектәрәзәләрен ябып тоткач, әйбәтләп юып, киптереп калдырабыз.
Киләсе язда, ташкабак, кәбестә, кыяр, салат үстерәсе урынга быел көздән тирес, черемә яисә компост кертеп казып куярга кирәк.
Ат тиресе азот, фосфор һәм калийга бай. Аны бакчага көзен кертеп калдырырга гадәтләнегез Ат тиресен туфракка тирән күммиләр җир өстенә чәчәләр генә. Бер квадрат метрга 3-4 килограмм ат тиресе яисә 5-8 килограмм сыер тиресе кертергә киңәш ителә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев