Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Сельдерей үстерә беләсезме?

Бу тамыразыкны утырту артык катлаулы түгел, тик шулай да аның турында азмы-күпме белем тупласагыз, зыян итмәс. Сельдерей Борынгы Грециядә үк билгеле булса да, ул чагыштырмача яшь культура. Күбегезнең сельдерей тамырын күргәнегез бардыр. Ул кибетләрдә сатуда бар. Сельдерейның табигатьтә 20дән артык төре билгеле. Яшелчә культурасы буларак, хуш исле сельдерей иң киң...

Бу тамыразыкны утырту артык катлаулы түгел, тик шулай да аның турында азмы-күпме белем тупласагыз, зыян итмәс.
Сельдерей Борынгы Грециядә үк билгеле булса да, ул чагыштырмача яшь культура. Күбегезнең сельдерей тамырын күргәнегез бардыр. Ул кибетләрдә сатуда бар. Сельдерейның табигатьтә 20дән артык төре билгеле. Яшелчә культурасы буларак, хуш исле сельдерей иң киң таралганы. Менә шул үзенчәлекле исе өчен аны кайбер бакчачылар яратып та бетерми.
Сельдерей - икееллык үсемлек. Беренче елны ул яшеллек һәм тамыр бирсә, икенче елга орлыгы өлгерә. Аның тәмләткеч буларак яфрагы, сабагы һәм тамыры кулланыла. Тәҗрибәле бакчачылар сельдерейны үсентедән үстерергә киңәш итәләр. 3-4 ел торган орлыклар яхшырак шытым бирә.
Сельдерей сортлары:
- яфраклы сельдерей -
«Бодрость», «Захар», «Картули», «Нежный»;
-сабагы (черешковый) өчен - «Золотой», «Малахит», «Белое перо», «Юнга»;
- тамыры өчен - «Грибовский», «Корневой грибовский», «Диамант», «Есаул», «Максим» сортлары уңышлы санала.
Ул якты урынны, көпшәк туфракны ярата, шулай ук җиңелчә күләгәле урында да үсәргә мөмкин. Яфраклы сельдерей - салкынга чагыштырмача бирешми, җиңелчә кырауга түзә, кышны яхшы кичерә.Бер кимчелеге бар: озак үсә. Чәчкәндә орлыкларны марганцовка эремәсе белән эшкәртергә кирәк.Сельдерей тамырын тирән утыртырга ярамый, үсү ноктасы җир өстенә чыгып калсын. Яхшы уңыш бирсен дисәгез, даими су сибеп, төбен йомшарткалап торыгыз. Яфракларын июль - августта җыярга мөмкин. Әгәр көчле, зур тамыр алабыз дисәгез, яфракларын, гомумән, кисмәү хәерле. Сельдерей төбенә балчык өйгәнне яратмый. Тамырын октябрь аенда казып алалар.
Сельдерейның төп дошманнары - әкәм-төкәм, кишер чебене.
Аның яфракларын, тамырын салатлар ясаганда, соусларда, яшелчә тозлаганда кулланалар. Яфракны һәм тамырны киптереп тә, туңдыргычта катырып та сакларга була. Орлык-ларын тоз янына салсагыз, тозга аның хуш исе сеңә.
Сельдерейның согы да бик файдалы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X