Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Сарымсак утыртабызмы?

Моңа кадәр сарымсакны сентябрь ахырында, октябрь башында утыртырга дип уйлап йөри идем. Гадәттә, күп бакчачылар аны салкыннар башланырга ике-өч атна кала, утырталар.

Иртәрәк утыртсаң, сарымсак кыш кергәнче үсә башлый да, язын чирләп утыра. Соңрак утыртсаң, өшергә мөмкин.  Сарымсак һава темпера-турасы 10 градус җылы булганда үсә. Шуңа күрә, һава температурасы 10 градустан кимегәч кенә утыртырга кирәк. Тик температура 5 градустан төшеп китмәсен. Менә шул чагында сарымсакның тамырлары ныгып та өлгерер, кыяк та чыгармас. 
Кайбер бакчачылар, сарымсакны яз көне утыр-та. Ул очракта аны апрель азагында, май ур-таларына кадәр утыртырга кирәк. 
Сарымсак ышык, җилсез урынны ярата. Аны ашлаган, черемәле һәм көпшәк туфракка утырталар.  Яз көне утыртыласы сарымсакка да түтәлне көздән әзерләп калдырыгыз.
Язгы сарымсакны, көзге сортыннан ничек аерырга соң? Көзге сорт сарымсакның тырнаклары җөп санда була, тырнаклары да бертигезрәк.  Ә яз көне утыртыла торган сарымсакның тырнагы эрерәк, формалары да төрле була. Саклар өчен язгысы яхшырак.
Сарымсак түтәлен көздән әзерләп куйсаң хәер-ле. Аңа ашламалар кертеп калдырырга кирәк.
Сарымсак тырнакларын алдан аерып куймагыз, югыйсә, алар кибеп торачак. Гадәттә сарым-сакны бер-берсеннән 6-8 сантиметр ераклыкта, рәт арасын 20 сантиметр итеп, 5 сантиметр тирәнлектә утыртырга кирәк. Язгы сарымсакны кыяр, кәбестә, помидор, кузаклылар үскән урынга утыртыгыз. Сарымсак үскән урынга суган утыртырга ярамый. Бер утырткан урынга са-рымсакны тагын 4-5 елдан соң гына утыртырга киңәш ителә.
Сарымсакның төбен йомшартып, чүпләрен утап торырга кирәк. Яфраклар үсеп киткәч, яхшылап су сибегез. 6 кыяк чыккач, су сибүне киметегез. Җәй азагында сарымсакка су сипмиләр.
Көз көне утыртылган сарымсакта яз көне икенче һәм дүртенче яфрак күренә башлауга, төбен йом-шартырга. Никадәр ешрак йомшартсаң, сарымсак шулкадәр эрерәк булачак.
Фото pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев