Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Розаны кышка саклыйк

Күп розалар кыш көне туңа, шуңа да бик соң шытып чыгалар. Розаларны кышын дөрес саклау мөһим. Башта сабагын 25-30 сантиметр калдырып кисәргә кирәк. Розаның җирдә кала торган өлешендә бөреләре дә булырга тиеш. Чәчәкнең тирә-ягын коры черемә белән күмәсең. Черемә булмаса, розаны пычкы оны да бик яхшы җылытачак. Ләкин ул коры...

Күп розалар кыш көне туңа, шуңа да бик соң шытып чыгалар. Розаларны кышын дөрес саклау мөһим. Башта сабагын 25-30 сантиметр калдырып кисәргә кирәк. Розаның җирдә кала торган өлешендә бөреләре дә булырга тиеш. Чәчәкнең тирә-ягын коры черемә белән күмәсең. Черемә булмаса, розаны пычкы оны да бик яхшы җылытачак. Ләкин ул коры булырга тиеш, каплаганчы аңа яңгыр тимәскә тиеш. Җылыту өчен тартма ясарга була. Ул фанердан да, тактадан да булырга мөмкин. Соңыннан розаларны шуның белән каплап куясың. Яңгыр суы үтмәсен өчен, өстен пленка белән дә капларга кирәк, ләкин кырыйларына берничек тә балчык өяргә ярамый. Роза кыш көне үсмәсә дә - сулый. Балчык суларга ирек бирмәячәк. Көннәр суыткач, өстен җылы әйберләр белән тагын капларга кирәк. Кар яугач, өстенә ярты метр кар өяргә кирәк.
http://alki-rt.ru/images/logo-tat.jpg

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев