Кем ничек эшли?
Быел яшелчәләр, җиләк-җимеш уңды. Интернетта буш банка сораучыларның күплегенә карасаң, халык кышка запас туплый. Без дә бу сәхифәдә интернет битләрендә аеруча популяр булган салатлар ясау рецептлары белән сезне дә таныштырырга булдык. Кайберләрен беләсездер дә, белмәгәне булса, ясап карагыз.
Алма балы
2, 5 килограмм алма, 1 килограмм шикәр...
Кем ничек эшли?
Быел яшелчәләр, җиләк-җимеш уңды. Интернетта буш банка сораучыларның күплегенә карасаң, халык кышка запас туплый. Без дә бу сәхифәдә интернет битләрендә аеруча популяр булган салатлар ясау рецептлары белән сезне дә таныштырырга булдык. Кайберләрен беләсездер дә, белмәгәне булса, ясап карагыз.
Алма балы
2, 5 килограмм алма, 1 килограмм шикәр комы, су алына. Алманы дүрткә бүлеп, үзәген алырга. Тирән кәстрүлгә салып, күмелгәнче су салырга. Алма таралыр дәрәҗәгә җиткәнче пешерергә. Дуршлаг яки марля аша согын сөзәргә.
1,5 литр сокка 1 килограмм шикәр комы өстәп, сироп хәленә җиткәнче кайнатырга. Алдан стерильләштерелгән банкаларга кайнар килеш тутырып, капкач белән капларга. Суынгач, әлеге масса умарта балы хәленә керә.
Мармелад
Аны соктан калган алма түбеннән ясыйлар. Түпне иң элек, алма төшләре һәм кабык кисәкләреннән чистарту өчен, иләк аша чыгарырга кирәк. Шул рәвешле, килеп чыккан пюрега шикәр комы кушып (чама белән 3 өлеш алмага 2 өлеш шикәр комы) болгатырга. Шуннан соң, куерганчы кайнатырга. Көеп китмәсен өчен, алма боткасын бик еш болгатып торырга.
Куергач, суытырга кирәк. Табага пергамент кәгазе җәеп, сыек пюрены чама белән 1,5 см калынлыктагы катлам ясап агызырга. Берничә сәгать кояшта киптергәннән соң, катламны чиста пергаментка әйләндереп капларга һәм аскы катламын киптерергә. Шуннан соң җилләтелә торган урында, кояшта, әйләндерә-әйләндерә, тагын 2-3 көн киптерергә. Кибеп җитәр алдыннан, мармеладны тасмалап кисеп, тагын бераз тотарга. Кисәкләргә турап, шикәр комы сибеп сакларга.
Мармелад ясауның җиңелрәк ысулы да бар. Бу очракта иләк аша чыгарып, шикәр комы кушып пешергәннән соң ук пюрены стерильләштерелгән банкаларга тутыралар. Суынгач, пергамент кәгазе (банка авызына туры китереп түгәрәкләп кисеп алалар да аракы белән чылаталар) белән ябалар. Өстеннән ябышкак целлофан белән яхшылап ябыштырып куялар.
Серкә
Моның өчен коелган алмалар бик әйбәт. Җимешләрне юып, кабыгы һәм орлыклары белән бергә иттарткыч аша чыгарырга кирәк. Килеп чыккан ботканы эмаль савытка яки зур пыяла банкага бушатып, 1 кг алмага 2 аш кашыгы исәбеннән, шикәр комы салырга. Шуннан алма пюресы өстеннән 4 сантиметр чамасы күтәрелеп торырлык итеп кайнар су коярга.
Савытны җылы урынга куеп (әмма кояшка түгел), марля белән капларга. Өсте кибеп китмәсен өчен көненә бер-ике тапкыр болгатып торырга. Ике атнадан соң марля аша сөзеп, сыеклыкны, әчетү өчен, зур банкаларга тутырырга (өстендә 7-10 см буш ара калдырып). Тагын ике атна тотарга. Серкә үтәкүренмәлегә әйләнеп, банка төбендә утырма хасил булгач, саклык белән генә сөзеп, шешәләргә тутырырга. Шешәләрне бөке белән каплап, бүлмә температурасында караңгы урында сакларга. Салатлар ясау, борщка кушып җибәрү өчен менә дигән серкә килеп чыга!
Ә болары яшелчәләре уңган хуҗабикәләр колагына!
«Тәмле» салат
2 кг ташкабак, 10 данә уртача зурлыктагы суган, 6-7 данә болгар борычы, 1 кг помидор, 1 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы аш серкәсе, 1 стакан үсемлек мае, 500 гр томат пастасы, 1 стакан шикәр комы.
Кәстрүлгә үсемлек мае, томат пастасы, шикәр салып кайнатабыз. Аңа вак итеп туралган ташкабак өстибез. 10 минут пешкәч, вак итеп туралган суган салып, тагын 10 минут пешерәбез. Шакмаклап туралган болгар борычы кушып, янә шуның кадәр вакыт пешерәбез. Шакмаклап туралган помидор салып, 10 минут кайнатабыз. Соңыннан тоз һәм аш серкәсе өстәп, кайнатып чыгарабыз да стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.
Гөмбәсыман баклажан
5 кг баклажан, 3 аш кашыгы тоз, 0,5 кг суган, 4-5 баш сарымсак, чистартылган үсемлек мае.
Тозлык өчен: 2 стакан су, 0,5 стакан 6 процентлы аш серкәсе, дәфнә яфрагы, 6-8 кара борыч.
Баклажанны кабыгыннан чистартабыз да, гөмбә аягы кебек калын иттереп буйга кисәбез. Өстенә тоз салып, согы чыгып бетсен өчен 2 сәгать тотабыз. Суганны ярымбоҗралап, сарымсакны телемләп турыйбыз. Табага 2 аш кашыгы үсемлек мае салып, аңарда баклажанны кыздырабыз. Баклажанның барысын бергә табага салмагыз, аз-азлап кыздырыгыз. Артык кыздырырга да кирәкми, җиңелчә генә кызып алсыннар. Баклажанны 3-4 см калынлыкта кәстрүлгә тутырабыз. Аның өстенә суган белән сарымсак салабыз. Аннары тагын баклажан, янә суган-сарымсак итеп өябез. Яшелчәләр беткәнче шулай эшләнә.
Тозлык әзерлибез: савытка 2 стакан су салабыз, борыч, дәфнә яфрагы, ярты стакан аш серкәсе өстибез. Кайнап чыккач, банкаларга тутырылган баклажан өстенә агызабыз. Яртышар литрлы банкаларны 15 минут стерильләштерәсе.
Ташкабактан кайнатма
1 кг ташкабак, 400-800 гр шикәр комы, 2 лимон.
Юылган ташкабакны, кабыгыннан чистартып, түгәрәкләп кисәбез. Орлыгы белән үзәген алабыз да озынча итеп турыйбыз. Өстенә шикәр сибеп, 10 сәгать тотабыз. Сүрән утта тотып, кайнау хәленә кергәч, 10 минут пешерәбез дә уттан алып биш сәгать тотабыз. Бу процессны ике тапкыр кабатлыйбыз. Соңгысында блендерда изелгән һәм шикәр кушылган лимон салабыз. Иттарткыч аша да чыгарырга була. Кайнатманы согы куерганчы пешерәбез. Моны белү өчен, чынаяк тәлинкәсенә бер тамчы тамызып карыйбыз, ул агып китмәсә, әзер дигән сүз.
Нет комментариев