Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Пычкы чүбе: файдалымы, зыянлымы?

Пычкы чүбенең файдасы яки зыяны хакында бакчачылар арасында күптән бәхәсләр бара.

Кайбер бакчачылар түтәлләргә мүлчә итеп пычкы чүбе сибәләр. Ә минем күршем болай ярамый, аның файдасы юк, тычканнар да ияләшергә мөмкин ди. Әйтегез әле, бакчага пычкы чүбе сибү файдалымы, зыянлымы?

Әйе, пычкы чүбенең файдасы яки зыяны хакында бакчачылар арасында күптән бәхәсләр бара. Кемнәрдер өчен ул яратып кулланган, киң таралган органик ашламаларның берсе. Кемдер, куллану кагыйдәләрен белмәү сәбәпле, бу арзан, экологик чиста материалны үсемлекләргә зур зыян китерергә мөмкин дип саный. Дөрес кулланган очракта пычкы чүбенең файдасы бик күп:
— туфракны уңдырышлырак итәләр; 
—үсентеләр үсү өчен уңай шартлар тудыралар; 
— чүп үләннәре белән көрәшәләр (мүлчә);
— туфракның әчелеген көйлиләр;
— үсемлек тамырларын корылыктан һәм туңудан саклыйлар;
— эстетик яктан матурлык тудыралар. 

Шул ук вакытта пычкы чүбенең зыяны хакында да искәртеп үтик: 
— туфракка дөрес кертелмәгән очракта ул туфракны ашламый;
— агач калдыклары туфракның әчелеген арттырырга мөмкин һәм бу урында яшелчәләр начар үсәчәк; 
— пычкы чүбе туфрактан азотны «урлый»; 
— үсемлекләр тирәсендәге туфракка билгесез пычкы чүбе сибәргә кирәкми. Чөнки алар составында булган лаклар, клей, һәм башка химик матдәләр яшелчәләргә һәм туфракка зыян салырга мөмкин.

Ә хәзер бу арзанлы ашламаның зыянлы якларын файдалы итү хакында берничә сүз. 

Туфракның әчелеген арттырмас өчен мәктәптә укыган химия дәресләрен исегезгә төшерегез. Ни өчен күп кенә хуҗабикәләр камыр ясаганда соданы аш серкәсе (уксус) белән "сүндерә«ләр? Әйе, бакчада да туфракның әчелеген булдырмау өчен көл, гади известь яки махсус известь-раскислитель (кибетләрдә сатыла), доломит оны, ашламалар (хлорлы калий, аммоний сульфаты, кальций яки натрий селитрасы, суперфосфат), төелегән акбур сибәргә була.

Азотны «урлау» мәсьәләсенә килгәндә, пычкы чүбенә мочевинаны (кальций селитрасы) суда эретеп сипсәгез, бу проблемадан да котылырсыз.

Агач калдыклары файдалы мүлчә булсын өчен полиэтилен пленканы җиргә салыгыз һәм аңа бер чиләк пычкы чүбе сибегез. Шуның өстенә 200 грамм мочевина, 10 литр су сибеп, өстен тыгызлап каплап ике атнага калдырыгыз. Шушы вакыттан соң, көл белән кушып, 3-5 сантиметр калынлыгында җирне каплагыз. Мондый мүлчә аеруча җиләкләргә файдалы. Ә инде уңыш җыеп алынгач, пычкы чүбен туфрак белән капларга була.

Мал тиресе шактый кыйммәт йөргәнен бакчачылар белә. Быел, мәсәлән, бер капчыгын гына да 200-250 сумга саттылар. Әгәр сез тиресне пычкы чүбе белән катнаштырсагыз шактый акчагыз янга калыр. 

Бакчаны ашлаудан тыш, пычкы чүбенең хуҗалыкта да кирәге күп. Әйтик, безнең әби-бабайлар авылда түшәмне өстенә пычкы чүбе салып җылыткан. Безнең Мамадыш якларында аны түшәмгә «туфракса салу» дип йөрттеләр.

Пычкы чүбе беседкалар өчен арзанлы һәм үзенчәлекле штукатурка да. Кызыл балчык яки цемент белән катнаштырып стенагызны тигезләп куя аласыз.

Фото freepik. com сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев