Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Ни өчен помидор ак җепселле?

Игътибар иткәнегез бармы, сатып алган гына түгел, хәтта бакчадагы кайбер помидорлар эчтән каты ак җепселле була.

Тыштан матур булып, кызарып пешкән помидорның эче тупас, ак яки сары җепселле була. Моның сәбәбе бишәү икән. Беренчесе — җимешнең өлгереп җитмичә өзелгән булуы, икенчесе — сорты шундый, өченче сәбәп — эссе һава торышы яки температураның кискен үзгәрүе, дүртенче сәбәп — помидорга калий яки кальций җитмәүне күрсәтә, бишенчесе — яшелчә вируслы фитоплазмоза яки фузариоз авыруы белән зарарланган. 

Нишләргә?
Помидор ак, каты җепселле булса, ашарга ярамый дигән сүз түгел, тик җимешләре бик үк тәмле түгел шул. Шуңа күрә помидорларны өлгермичә өзәргә тырышмагыз. Ә инде кырау төшүдән куркып, алдан җыясыз икән, кызармаган помидорларны +25 градуска кадәр бүлмә температурасында тартмага яки киштәләргә куегыз. Бүлмә җилләтелергә тиеш. Процессны тизләтү өчен температураны +28 кадәр күтәрергә, шулай ук якты яктыртуны тәэмин итәргә, ягъни тартмаларны тәрәзәләр янына куярга мөмкин. 

Помидорның ак үзәге булмасын өчен, аны банан, алма, груша янына куярга мөмкин. Җитлеккән яшелчәләр һәм җиләкҗимешләр этилен газын чыгара, ул өлгермәгән помидорларны өлгертергә ярдәм итә. 

Профилактик чаралар
Помидор тәмле булып пешсен өчен берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк: 
— даими сугару;
— өстәмә тукландыру;
— теплицаны эсседә җилләтү;
— авыруларны профилактик эшкәртү. 

Суны атнага ике тапкыр, ә коры көннәрдә көн аралаш сибәргә. Су артык салкын булмасын. Помидор үскән туфракның өске катламы уртача дымлы булып калырга тиеш. 

Тукландыру өчен комплекслы минераль ашламалар, мәсәлән, «Агрикола» кулланырга киңәш ителә. 

Түбәндәге сортлы помидорларда ак, каты җепсел булмый диярлек (аңлаешлырак булсын өчен исемнәрне татарчага тәрҗемә итмичә бирәбез): 

  • Дикая роза; 
  • Вишенка розовая; 
  • Чио-чио-сан; 
  • Японский краб; 
  • Пузата хата; 
  • Черный принц; 
  • Президент F1; 
  • Аппетитный.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев