Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Мин шулай эшлим

Күп еллар бакчамда эшләү дәверендә бик кирәкле нәтиҗәгә килдем: кура җиләге астындагы туфракны язын да, көзен дә казырга кирәкми. Тамыр системасын ник борчырга? Казу яшь ботакларга үсәргә мөмкинлек бирә. Туфракны башкача да йомшартырга була. Мин, мәсәлән, бакчаны утаганда, барлык чүп үләнен җыеп, кура җиләге куагы астына салам. Көзен органик ашлама...

Күп еллар бакчамда эшләү дәверендә бик кирәкле нәтиҗәгә килдем: кура җиләге астындагы туфракны язын да, көзен дә казырга кирәкми. Тамыр системасын ник борчырга? Казу яшь ботакларга үсәргә мөмкинлек бирә.
Туфракны башкача да йомшартырга була. Мин, мәсәлән, бакчаны утаганда, барлык чүп үләнен җыеп, кура җиләге куагы астына салам. Көзен органик ашлама кертәм. Җиләк биргән үсентеләрне язын гына кисәм. Чөнки кышын куе куакларда кар күп кала. Ботакларны бөкмим, кар астында сынмасыннар өчен, берничәшәр итеп бергә бәйлим.
Кура җиләгенең барлык сортлары үзлегеннән серкәләнсә дә, бакчамда аның берничә сорты утыртылган. Көзен җиләк бирә торганнардан «Геракл», «Гордость России», «Брянское диво», «Оранжевое чудо», «Шапка Мономаха»,«Прогресс», «Сентябрьская», «Журавлик» сортлары җиләкне сезонына ике мәртәбә бирә. «Гусар», «Метеор», «Патриция» сортлары да әйбәт дияр идем. Әмма иң яхшысы - «Жёлтый гигант». Куак җәй саен нигезеннән алып очына кадәр эре сары татлы җиләк белән тулган була.
А.Никонов

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X