Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Миләш белән баланга гашыйкмын

Без бәләкәй чакта бакчасында миләш һәм балан үсмәгән хуҗалык сирәк иде. Бәйрәмнәрдә табын түрендә балан бәлеше төп сый булып саналды. Бик сирәк кенә өй артларында сирень куаклары да утырттылар. Ә хәзер бакчаларда нинди генә декоратив куаклар үсми!

Сирень, бакча ясмине (чубушник), спирея, япон айвасы, миндаль, гортензия, кизил, карҗиләк, (снежноягодник), барбарис – әллә ниләр бар. Сәхифәбездә әледән-әле декоратив куаклар турында язып бардык. Чөнки хәзер күбебез өчен бакча – уңыш үстерү өчен генә түгел, ә ял итәр өчен дә. Тик бу куакларны бакчада  дөрес утырту мөһим.

Кояшлы урыннарны корылыкка чыдам миндаль, барбарис, камыр агачы, кизильник, спирея кебек куаклар үз итә.

Күләгәле урыннарда балан, снежноягодник, гортензиянең барлык төрләре, бересклет, ирга, вак чәчкәле клематислар яхшы үсә.

Әгәр бакчагызның туфрагы әче булса рододендрон, вереск, гаультерия утыртыгыз. Туфракның әчелеген белер өчен анда үскән чүп үләннәргә игътибар итегез. Бака яфрагы, наратбаш, кузгалак әче туфракны ярата.

Җил уйнап торган ачык урыннарда лапчатка, аю баланы, утыртырга мөмкин.

Ә хәзер кайбер декоратив куакларга тукталып китик.

Бульденеж  – баланның декоратив төре. Ул шарсыман эре ап-ак чәчәк ата.

Вейгела метр ярымга кадәр үсүче декоратив куак. Ул май ахырыннан июнь уртасына кадәр кызыл, алсу яки яшкелт-сары чәчкәгә күмелә. Бу куакны бакчагызга утыртыр алдыннан, гибрид төрен түгел, кышка чыдам, безнең кышка яраклы сортларын алырга киңәш итәбез.

Сирень дип әйтүгә “беләбез” дип кул селтәргә ашыкмагыз.  Аның да бик күп төрле сортлары бар.  “Мулатка” – шәмәхә кызыл чәчәк ата, “Богдан Хмельницкий” – розасыман катлы-катлы алсу чәчәкле, “Моник Лемуан” – ак, “Мәскәү сылуы” сыек алсу чәчәкле.

Спирея, чәчәк атканда аңа сокланмый мөмкин түгел. Чөнки чәчәкләре ак күбек кебек, купшы һәм матур. Ә менә “Ниппонская” дигән сортының чәчәк­ләре җете сары төстә була.

Форсития яки форзиция биеклеге бер метр булган күләгәдә дә үсә ала торган куак. Ул кар эреп бетүгә чәчәк ата.

Япон айвасы (хаеномелес) апрель-май айларында чәчәк ата. Сентябрь-октябрь айларында җимешләре өлгерә ашарга яраклы, хуш исле. Аның җимешләреенә кайнатма да ясыйлар.

Дейция июнь башында чәчәк ата, күләгәдә дә яхшы үсә. Чәчәкләре алсу, кызгылт, ак яки кызгылт төстә. Чәчәкләренең исе юк. Бакчачыларны ул чәчәкләренең озак коелмый торуы белән җәлеп итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев