Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Лаванда – матур чәчәк

Лаванда чәчәге исе килеп торган шампунь, сабын, кер чайкагычларны беләсез. Ә бик тырышсагыз бу матур чәчәкне үз бакчагызда да үстерергә була икән. Иң гади ысулы - кибеттә лаванда куагын алып, көзгә орлыгын чәчеп калдыру. Утырту өчен иң кулай ай - октябрь. Бу очракта кышка чыдам куак барлыкка килә. Лаванда орлыгын...

Лаванда чәчәге исе килеп торган шампунь, сабын, кер чайкагычларны беләсез. Ә бик тырышсагыз бу матур чәчәкне үз бакчагызда да үстерергә була икән. Иң гади ысулы - кибеттә лаванда куагын алып, көзгә орлыгын чәчеп калдыру. Утырту өчен иң кулай ай - октябрь. Бу очракта кышка чыдам куак барлыкка килә. Лаванда орлыгын 3-4 миллиметр тирәнлектә чәчәләр. Әгәр көз коры килсә, орлыклар кипмәсен өчен түтәлгә су сибәргә кирәк. Орлыклар кышны яхшы чыкса, май ахырында яки июнь башында тишелеп чыга. Бу яшь шытымнарга да су даими сибәргә. Чөнки аз гына корылык булса да, алар кибә, корый.
Әгәр лаванда орлыгын кибеттән сатып алсагыз, аларны бакчага утыртканчы (чама белән гыйнвар айларында) балчыкка сибеп, пленка белән капларга һәм бер айга якын суыткычның аскы киштәсендә тотарга кирәк. Шулай итеп, аларга кышын кар астында яткан кебек шарт тудырыла. Аннан соң инде савытны җылы урынга күчерегез һәм тишелгәнен көтегез.
Лаванда утыртыласы туфрак өч өлеш черемәдән һәм бер өлеш елга комыннан торырга тиеш. Лаванда орлыгы бик вак, шуңа күрә туфракта эре төерчекләр булырга тиеш түгел. Лаванда утыртыласы туфракны марганцовка эретмәсе белән эшкәртсәгез, тагын да яхшырак.
Безнең як климаты өчен бу чәчәкнең «Лаванда узколистная» («Английская») сорты отышлы. Бу сорт кышка чыдам, аның биеклеге 60 сантиметрдан артмый, күп ботаклар чыгарып үсә, июль-август айларында чәчәк ата. Орлыкларын җыеп алсагыз, ябык пыяла савытта берничә ел тишелеш сыйфатын югалтмый.
Лаванда озак үсә, аеруча беренче елны. Шуңа күрә аңа игътибарлы булыгыз, чүп үләннәр каплап китмәсен. Бу чәчәк әче туфракны һәм артык дымлылыкны яратмый. Беренче кышка кергәндә яшь куакларны ылыслы агач ботаклары белән каплагыз. Каплар өчен полиэтилен куллана күрмәгез, юкса лаванда куагы парланып черәчәк. Калган елларда инде үсү чорында кышка каплау таләп ителми.
Лаванда язын соң уяна. Аны корыган инде дип, йолкып ташларга ашыкмагыз. Ә инде ныклап үсеп киткәч, чәчәгенең матурлыгы һәм исе белән сөендереп торыр. Аның бакчага матурлык өстәү, ямь бирү белән бергә файдалы үзлекләре дә күп. Әйтик, шул хуш исле чәчәкләре күп кенә корткыч бөҗәкләрне куркыта. Аларны кием шкафына куйсагыз, көя күбәләге дә килмәс.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X