Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Кызыл карлыганнан желе

Кызыл карлыганнан ясалган желе бик тәмле килеп чыга.

Быел кызыл карлыган аеруча уңды. Тик күп кенә бакчачылар кызыл карлыганны үстерсәләр дә, аннан кайнатма ясарга яратмыйлар. Ә бит аны ак карлыган белән кушып, яисә үзеннән генә бик тәмле компот ясап була. Кызыл карлыганнан ясалган желе да бик тәмле килеп чыга. 

Моның өчен 11 стакан кызыл карлыганны 5 стакан суга салып, 5-10 минут чамасы пешереп алабыз. Әзер массаны сөзгечтән сөзеп 8 стакан шикәр комы салып, 5-10 минут кайнатабыз. Аннан сүндереп, тагын 7 стакан шикәр комы салып, эреп беткәнче болгатабыз, кайнар вакытта банкаларга тутырып куябыз. 

Икенче ысул өчен 1 килограмм кызыл карлыган, ике әфлисун, 1 килограмм шикәр комы кирәк. Юылган карлыганга 200 грамм су салып, кайнап чыкканнан соң, салмак утта 5-7 минут пешерәбез. Аннан сөзеп, ике әфлисунның суын сыгып салабыз, шикәр комының яртысын кушып, сигез минут кайнатабыз. Уттан алгач, калган шикәрне кушып, эреп беткәнче болгатабыз да, кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. 

И. Гаффарова фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев