Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Кыяр һәм помидордан ассорти рецепты

Яфракларны һәм тимер капкачларны кайнар су белән пешекләргә.

Кыяр һәм помидордан ассорти ясау өчен тәмләткечләр (укроп, керән, карлыган, чия, дәфнә яфрагы, сарымсак, кара борыч, хуш исле борыч, тоз, борыч, 70 процентлы уксус кислотасы әзерлибез. Ниндидер тәмләткечне салмый да калырга мөмкин яки үзегез яратканын өстәргә була, дип яза Интертат. 

Яфракларны һәм тимер капкачларны кайнар су белән пешекләргә.

Кыярларның башын кисәргә һәм 1 сәгатькә суда калдырырга, аннары бер кат юарга. Помидорларны юарга, чәнечке белән тишәргә.

2-3 литрлы банкаларга 1 укроп зонтигы, 1 дәфнә ярагы, 1 карлыган һәм 1 чия яфрагы, керән яфрагын һәм 1 тырнак сарымсакны турап салырга, 5 кара борыч, 3 хуш исле борыч өстәргә. Банка беренче итеп кыяр, аннары помидор тутырырга һәм кайнар су салырга, тимер капкачлар белән капларга, суы суына башлаганчы (40 минут) тотарга.

Аннары 1 литр суга 40 грамм тоз, 100 грамм шикәр комы исәбеннән тозлык кайнатырга. Банкалардагы суны түгәргә һәм тозлык, десерт кашыгы белән уксус кислотасы салырга да капкачларны ябып куярга.

Гөлүзә Василова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев