Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Кукуруз үстерәбезме?

Күпләр бакчаларында кукуруз утыртуны кирәк дип санамый. Ә бит кышын салатлар ясаганда һәр хуҗабикә консервлаган кукуруз куллана.

Кукуруз кабак белән янәшә яхшы үсә. Кабакның киң яфраклары кукуруз тамырларын кызып китүдән саклый һәм күләгә бирә, тамыр системасы азотны чыгара.

«Спирт» иртә баллы сортларның берсе. Утыртканнан соң ике айдан уңыш бирә. Үсемлек талымсыз, ике метр биеклеккә җитә, чәкәннәре эре, тыгыз-сары төстә.

«Ранняя золотая» сорты 90 көндә өлгерә. Чагыштырмача авыруларга бирешми. Чәкәннәре 19 сантиметр озынлыкка җитә. Консервлау һәм туңдыру өчен кулланыла.

«Добрыня» сорты иртә өлгерүче гибрид сорт, туфрак составына талымчан түгел һәм авыруларга чыдам. Температура ун градустан җылырак күтәрелгәч утыртырга була. Ботак 170 см биеклеккә җитә, чәчкәннән соң 70 көн эчендә өлгерә. Консервлау, пешерү, туңдыру өчен яхшы сорт.

«Хопи» кукурузы башка сортлардан гадәти булмаган куе кызыл төстә булуы белән аерылып тора. Бу сортның бөртекләре татлы, сизелерлек тәмле.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев