Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Көзен боларны эшләргә онытмагыз!

Әгәр киләсе елда да мул уңыш алыйк дисәгез, бакчагызны көздән әзерләп калдырыгыз.

Җимеш агачларын һәм куакларын яхшылап карап чыгарга, корыган һәм авыру ботакларын кисеп яндыру мөһим. Җирне җыештырып, чистартып казырга, кантарларын ватмаска. Туфрак ачы булган очракта, эшкәртер алдыннан җиргә акбур, известь, доломит оны кертергә кирәк. Казу эшен мөмкин кадәр соңга калдырырга. Бу чүп үләннәре тамырлары һәм корткыч бөҗәкләр личинкалары суыкта өшесен өчен мөһим. 

Көздән утырткан сарымсак түтәлләрен торф, черемә яки пычкы чүбе сибеп, мүлчәләп, кар тотарга чыбык-чабыклар салып калдырыгыз. Бакча җиләге түтәленә «Осеннее удобрение» (составында суперфосфат, калий, микроэлементлар), көл, 3-4 см калынлыкта черемә яки компост сибегез. 

Бакчадагы агачларның кәүсәләрен, скелет ботакларын язын түгел, көздән сүндерелгән известь, акшар белән агартыгыз. 

Күпьеллык чәчәкләрнең сабакларын кисегез, төпләрен йомшартып, махсус ашлама кертеп, күп итеп су сибеп калдырыгыз. Теплицаларда күкерт шашкасы яндырып, берничә көн ишек-тәрәзәләрен ябып тоткач, әйбәтләп юып, киптереп калдырабыз.

Киләсе язда, ташкабак, кәбестә, кыяр, салат үстерәсе урынга быел көздән тирес, черемә яисә компост кертеп казып куярга кирәк. 

Ат тиресе азот, фосфор һәм калийга бай. Аны бакчага көзен кертеп калдырырга гадәтләнегез. Ат тиресен туфракка тирән күммиләр, җир өстенә чәчәләр генә. Бер квадрат метрга 3-4 килограмм ат тиресе яисә 5-8 килограмм сыер тиресе кертергә киңәш ителә.

Фото: freepik. com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев