Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Корткычларга каршы ничек көрәшергә?

Яшелчә һәм җиләк-җимеш корткычлары заманча бакча участокларының төп бәласе.

Бу бөҗәкләр шуның кадәр әрсез, аларда һәр яңа агулы химикатларга нык иммунитет ясала. Алдагы елда нәтиҗәле күренгән препаратлар бу сезонда ярдәм итмәскә дә мөмкин.

Шушы корткычларның иң әрсезе, һәм төрле химикатларга авыр бирешә торганы ак канатлы күбәләк (белокрылка). Әлеге бөҗәк 1,5-2 миллиметр озынлыкта, гәүдәләре ак яки сары төстә, анда күренер-күренмәс кара таплар бар. Бу күбәләккә каршы тәмәке тузаны төнәтмәсе сибәргә кирәк. Моның өчен бер килограмм тәмәке тузанына 8-10 литр җылы су агызалар, шуннан соң ике тәүлек төнәтәләр яки 10 минут кайнатып сөзәләр һәм яшелчәләргә сибәләр. Чүп үләннәрен даими утап тору да корткычларның санын киметергә мөмкинлек бирә. Ә химик препаратларга килгәндә иң отышлысы Актара һәм Алатар, Актофит, Вермицид агулары. Аларны куллану тәртибе капларында язылган була.

Бакчачыларның теңкәсенә тигән тагын бер корткыч бөҗәк – аю чикерткәсе (медведка). Бу коңгызлар дымлы, яхшы ашланган туфракларны өстен күрә. Бакчачылар күп еллар дәвамында аларга каршы көрәшнең әллә нинди төрләрен сынап караган: көзен туфракны тирән эшкәртеп, казып калдыру (15 сантиметрдан да дан да ким булмасын), тирес белән ау чокырлары (ловушкалар) урнаштыру (диаметры – 30 сантиметр) тирәнлеге – 80 смга кадәр), Метаризин дигән препарат куллану отышлы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев