Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Киңәш – бездән, эшләү сездән

Бакча җиләген түбәндәге катнашма белән эшкәртсәгез, микро һәм макро элементлар белән баетып калмыйча, төрле корткычларга каршы да нәтиҗәле чара булыр.

Бу эшкә 1 стакан иләк аркылы үткәрелгән көл, 2 грамм марганцовка (эретмәсе түгел), 2 грамм бор кислотасы (порошок), 1 аш кашыгы йод кирәк булачак.

 Көлне 2 литр кайнаган суга салып эретергә һәм суынгач сөзеп, 10 литр су өстәргә. Шуңа марганцовка, бор кислотасы һәм йодсалып болгатырга. Әзер катнашманыҗиләк яфраклары чыланырлык итеп сибәргә.

***

Коры һава торышы булганда сарымсакка нык кына итеп су сибәргә, шуннан соң аны нашатырь спирты эремәсе белән эшкәртергә кирәк (бер чиләккә 2-3 кашык спирт алына). Бу корткычларга каршы һәм азот белән тукландыручы иң гади, зарарсыз һәм арзанлы ысул.

Икенче көнне туфракныйомшартырга гына онытмагыз.

***

Помидорныкояшкүп караган урынгаутыртыгыз. Ел саенурынныалыштырукирәк. Помидор үскәндә, суны даими һәм аз гынасибәргәкирәк.

Утырткач, һәр15 көнсаен, өч мәртәбәтирессуыбеләнашласагыз, уртачазурлыктагыһәмсоңкызараторгансортлариртәрәкҗитешер. Помидор уртачазурлыккаҗиткәч, аттиресеэремәсебеләнашлагыз. Ун литр аттиресен, сугасалып, өчкөнәчетергә. Соңыннан ун литр суга бер литр әчеткекушып, һәрпомидоргаберәр литр сибәргә.

Әгәр помидорларның ян ботакларын утап тилмерәсегез килмәсә, “Москвич”, “Ямал”, “Монгольский карлик” сортларын утыртыгыз. Аларның ян-як үсентеләренә кисәсе түгел. Яздан ничек утыртылган, шулай үсә, уңыш бирә.

***

Язын утырту өчен суганның уртача зурлыктагысын сайлагыз (диаметры 14-21 мм). Мондый орлык көннәр суыкка китсә дә “ук”лар чыгармый, тиз, әйбәт үсә, суганы эре була.  Вак орлык суганы эре булып үсми.

Сатып алганда бер үк төрле зурлыктагы, коры, каты һәм үрмәгән суган орлыгы алыгыз. Алда әйтеп киткән шартлар суган орлыгының дөрес үстерелгән һәм дөрес сакланганын күрсәтә.  Орлык суганын, үрмәсен өчен катыргы тартмага салып, җылы урында сакларга кирәк. Суганны элек помидор, ташкабак, кәбестә  үскән урынга утыртыгыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев