Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Карлыган һәм крыжовник турында

Июль аенда бу куакларга игътибарны көчәй-тергә кирәк. Чөнки шушы айда бөре бете (талпаны) куакларга бик нык зыян китерә. Дошманга каршы көрәшкәндә аның турында мөмкин кадәр күбрәк белергә кирәк. Кайсы бөредә бет барлыгын ничек белергә соң? Әгәр карлыган һәм крыжовник куакларына ныклап карасагыз, кышлаган кипкән көрән бөреләр күрерсез. Димәк, бөре талпаны...

Июль аенда бу куакларга игътибарны көчәй-тергә кирәк. Чөнки шушы айда бөре бете (талпаны) куакларга бик нык зыян китерә. Дошманга каршы көрәшкәндә аның турында мөмкин кадәр күбрәк белергә кирәк. Кайсы бөредә бет барлыгын ничек белергә соң? Әгәр карлыган һәм крыжовник куакларына ныклап карасагыз, кышлаган кипкән көрән бөреләр күрерсез. Димәк, бөре талпаны кышны исән-имин чыгып, яз җитүгә яшь бөреләрдә йомырка салырга өлгергән дигән сүз. Үсеп килә торган личинкалар куаклар чәчәк ата башлаганчы шактый гына бөреләргә зыян китерә. Зарарланган бөреләр диаметры 1 сантиметр булган кәбестә күчәнен хәтерләтә.
Бөре талпаны зарарлаган куаклар үсеш буенча бер-ике атнага соңга калалар. Ботаклары нечкә һәм зәгыйфь булу өстенә, кәкрәеп үсә. Яфраклары да йөнтәс, шәмәхә төстә була.
Мондый куакларны терелтеп булмый, аларны төбе белән казып алып юк итәргә кирәк.
Ә иртә язда, әле бөре-ләр уянганчы куакларга кайнап торган су сип-сәгез, бөре талпанын юк
итәргә була. Бөреләр пе-
шәр дип куркырга кирәк-ми. Кайнаган суны бакчага алып чыкканчы, лейкага салганчы ул бераз суына. Куактагы ботакларны мөмкин кадәр җыеп бәйләгез. Мондый кайнар душ карлыган һәм крыжовникның иммунитетын арттыра, онлы чык авыруына каршы торучанлыгын арттыра. Язын бөреләр уянганчы җитешмәсәгез, бу эшне көзен яфраклар коелгач та эшләргә була.
Тагын шунысы бар - бөре талпаны күкертле препаратлардан да үлә. Бу очракта язылган инструкцияне төгәл үтәргә кирәк. Бу эш тә иртә язда башкарылырга тиеш. «Аполло», «Вертимек», «Ниссоран», «Оберон», «СанМайт», «Эндидор», «Неорон» препаратлары да талпанга каршы көрәшкәндә яхшы нәтиҗә бирә.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X