Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Әгәр эшләргә иренсәгез…

Әйтик, күршегезгә, туганыгызга, дустыгызга кызыгып, яки артык акчагызны кая куярга белмәгәннән генә бакча алдыгыз, тик анда эшләргә теләмисез ди. Димәк, күп тәрбия таләп итми торган чәчәк-куаклар - сезнең өчен. Бакчагызда чүп үләне, алабута урынына шуларны үстереп карагыз. Агачларга килгәндә, декоратив чыршы, нарат, миләш, каен, туя, тал агачлары утыртырга була. Тик,...

Әйтик, күршегезгә, туганыгызга, дустыгызга кызыгып, яки артык акчагызны кая куярга белмәгәннән генә бакча алдыгыз, тик анда эшләргә теләмисез ди. Димәк, күп тәрбия таләп итми торган чәчәк-куаклар - сезнең өчен. Бакчагызда чүп үләне, алабута урынына шуларны үстереп карагыз.
Агачларга килгәндә, декоратив чыршы, нарат, миләш, каен, туя, тал агачлары утыртырга була. Тик, миләш, балан утыртуга күршеләрегез сүз әйтмәсә дә, каен, туя кебек зур агачларга алар каршы төшеп, бакчаны күләгәли дип, тавыш куптарырга мөмкин. Шуңа күрә биек агач урынына, тәбәнәгрәк куаклар сайлагыз. Сирень куагы, чубушник (ясмин) кизильник (исегездә булса, бу куак турында бер язган идек инде), айва, спирея, артыш утыртырга мөмкин. Болары инде шау чәчәктә чакта хуш исләрен таратып күңелегезне күтәрсә, барбарис, гөлҗимеш кебекләреннең җимешләрен кулланырга да була.
Агач, куаклар утырттык, нинди бакча чәчәксез була ди инде ул. Бакчадан чәчәк тотып кайту - күңелгә рәхәтлек бирә бит.
Беренче эш итеп, бакчачылар арасында киң таралган чалмабаш (пион) чәчәге утыртыйк. Дөрес, ул беренче елны чәчәк атмый, өстәвенә, карау җитмәсә, чәчәкләре дә вак була. Әрсез чәчәкләр алардан башка да җитәрлек: аквилегия (водосбор), хоста, канәфер, лилия, кыңгырау чәчәге, меңьяфрак, люпин, примула, рудбекия, ирис, мальва һ.б. Берьеллык чәчәкләрдән - календула, бәрхет гөле, циния, космея, эшольция һ.б. Бу чәчәкләрнең байтагы турында «Бакчачы сәхифәсе»ндә язган идек, әгәр җыеп бару гадәтегез булса, алып укыгыз.
Бакчада бик тиз тарала торган, әрсез камнеломка үстерә аласыз. Пахизандра дигәненең исемен әйткәндә тел көрмәкләнсә дә, бакчаны ямьләп утыра. Койма буйларына кыргый виноград, хуш исле борыч, альпийский клематис утыртып куегыз.
Шулардан калган урынга укроп, салат, руккола чәчегез, дайкон, кабак, көнбагыш, борчак утыртыгыз. Ә кыяр-помидор ишесен кибеттән сатып алырга туры киләчәк инде. Викториянең дә стаканын 100 сумнан алып ашыйсыгыз булыр. Нишлисең, бакчаны ял урыны гына итеп саанучыларның башка чарасы юк.
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев