Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Голубика үстерәбезме

Бакчада үстерергә мөмкин булган, тик халык арасында сирәк таралган куаклар турында язуны дәвам итәбез. Бүген сүз шуларның берсе - күк җиләк турында булыр. Бу җиләкне бакчаларда үстерүче юк диярлек. Тик бик тырышканда аны үстереп, уңыш алып була икән бит. Белмәгәннәрне таныштырып китик: күк җиләк (Vaccinium uliginosum) сазлыклы урманнарда, торфлыкларда үсә....

Бакчада үстерергә мөмкин булган, тик халык арасында сирәк таралган куаклар турында язуны дәвам итәбез. Бүген сүз шуларның берсе - күк җиләк турында булыр. Бу җиләкне бакчаларда үстерүче юк диярлек. Тик бик тырышканда аны үстереп, уңыш алып була икән бит. Белмәгәннәрне таныштырып китик: күк җиләк (Vaccinium uliginosum) сазлыклы урманнарда, торфлыкларда үсә. 20-100 см биеклектәге үсемлек. Тамыр системасы җир өслегендә. Яфраклары озынча йомыркасыман, өсте куе яшел, аскы ягы күгелҗем, күп санлы тармаклы сеңерчәләре бар. Чәчәкләре вак, ак яки алсу, ботакчыклар очында 1-3әр булып урнашкан. Җимеше - озынча түгәрәк җиләк, күксел куныклы зәңгәр төстә, йомшагы яшел. Июнь-июльдә чәчәк ата. Беренче чәчәк атуы - 11-18 елдан соң. Тик кабат 90 ел уңыш бирә. Орлыктан һәм вегетатив юл белән үрчи. Яшәү вакыты 90 елдан артык. Суыкка чыдам. Җимешләре ашарга яраклы. Яңа өлгергән килеш тә, эшкәртелгән хәлдә дә кулланырга мөмкин. Составында шикәр, органик кислоталар, тимер, марганец, калий, кальций, дуплау матдәләре һ.б. бар. Халык медицинасында җиләк согы һәм кипкән җиләкләренең суы гомуми ныгыту чарасы буларак, яфракларыннан ясалган төнәтмә матдәләр алмашы бозылганда кулланыла.
Ә хәзер безнең якларда үстереп булган берничә төрле сортын язып үтик. Әгәр без язган сортлар сатуда очрамаса, сатучылар сезгә башка сортларын тәкъдим итәрләр. Тик сак булыгыз, танымыйча, башка кирәкмәс куак сатып ала күрмәгез. Чөнки күптән түгел бер танышыма груша сорагач, алма агачы тоттырып җибәргәннәр. Иң яхшысы - сатучыдан сертификат күрсәтүен сорагыз.
Блюкроп, сорты иң киң таралган сортлардан санала. Куаклары ике метр биеклеккә җитәргә мөмкин. Җимешләре тәмле, уңыш бер куакта 9 килограммга кадәр җитә.
Эрли Блю сорты чагыштырмача иртә өлгерә. Җимешләре июль аенда җитешә.
Дюк - иртә өлгерешле салкынга чыдам сорт. Җимешләре июль аенда өлгерә башлый. Бер куак 8 килограммга кадәр уңыш бирә.
Спартан сорты соң өлгерә, юеш туфракны яратмый. Куаклары 2 метр биеклеккә кадәр үсә. Бер куак уртача 6 килограмм уңыш бирә.
Блю Рей сорты уртача өлгерешле, кышкы салкыннарга чыдам сорт. Җимешләре эре һәм тәмле.
Беркли таралып үсә. Бу сорт юеш туфрактан һәм һава торышының еш үзгәрүеннән курыкмый. Җимешләре изелми.
Патриот сорты куагы җәелмичә, өскә таба гына үсә. Җимешләрен җыеп алуга ашарга киңәш ителә. Бу сорт кышкы салкыннарга һәм гөмбә авыруларына бирешми.
Блю Кроп - шулай ук салкыннан курыкмый. Бер куак уртача 8 килограмм уңыш бирергә мөмкин.
Топ Хэт тәбәнәк куак, озынлыгы 60 сантиметрдан артмый. Аны һәтта чүлмәкләрдә декоратив куак итеп утыртырга була.
Нортблюда тәбәнәк куак. Салкынга бирешми.
Чандлер чагыштырмача яңа сорт. Тиз үсә, уңышы яхшы. Тимешләре август-сентябрь аенда өлгерә. Кышкы салкыннарда өшергә мөмкин.
Күк җиләкне ничек утыртырга һәм карап үстерергә
• Күк җиләкне 50х50х50 сантиметрлы чокрыга утыртырга, туфракны ылыс, торф һәм пычкы чүбе белән катыштырырга. Күк җиләк черемә яратмый!
• Куакны утырткач нарат ылыслары чүбе белән мүлчәләргә (5-8 сантиметр).
• Күк җиләк сулы урынны яратмый, сусыз да тора алмый. Аңа суны кыярга сипкән кебек сибәргә кирәк. Аеруча чәчәк атканда һәм җимешкә бөреләнә башлаганда су күп кирәк. Тик куак төбендә су җыелып тормаска тиеш.
• Ул кояшлы урынны ярата, куакны 6 ел үткәч кенә тигезләп кисәргә мөмкин.
• Әче туфракны яратканга күкерт белән әчетергә була. Мәсәлән, аккумуляторның электролитын суда сыеклап (1 миллилитр электролитны бер литр суга) сибәргә була.
• Елга бер мәртәбә (апрель-май айларында) ашлама кертергә. Бер куакка 50 грамм суперфосфат, 100 грамм аммоний сульфаты, 100 грамм калий сульфаты.
• Яшь куакны чүп үләннәрдән утап торырга, төбен йомшартырга.
 
Күк җиләк ботакларын кисү
Яшь ботакларны кисәргә ярамый. Бары тик картайган, сынган яки суыкта өшегән ботакларны гына кисәргә. Аларын да бары тик утыртып 10-12 ел вакыт үткәч!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев