Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Фацелия — үзе матур, үзе файдалы

Фацелия бакчадагы чүп үләннәре белән көрәшергә ярдәм итә, чөнки гербицид үзлекләренә ия һәм чүп үләненең үсешен баса.

Карабодай, горчица, фацелия, арыш... Алда телгә алган культуралар бакчачылар арасында сидератлар буларак кулланыла. Аеруча «гәрчич» белән арыш киң кулланышта. Ә без бу язмада үзе матур, үзе файдалы фацелия турында сөйләшербез.

Ул сидерат кына түгел, ә матур чәчәкләре белән ямь биреп торучы, бал кортларын тартучы һәм йорт хайваннарыгыз булса, аларга бер дигән яшел азык та. 

Биеклеге бер метрдан артмаган, зәңгәр-шәмәхә төстәге вак чәчәкле фацелия тишелеп чыкканнан соң ай ярым вакыт узгач чәчәк ата. Чәчәкләре бер ай буе бакчагызны ямьләндереп торачак. Матур чәчәк булудан тыш ул туфрак структурасына яхшы тәэсир итеп, аны йомшак, уңдырышлы һәм җиңел итә. Туфракны азот, калий белән баета, шул ук вакытта аның ачылыгын киметә. 

Фацелия бакчадагы чүп үләннәре белән көрәшергә ярдәм итә, чөнки гербицид үзлекләренә ия һәм чүп үләненең үсешен баса. 

Фацелиянең иң мөһим өстенлеге — аның башка бакча культуралары белән уртак авырулары һәм корткычлары юк. Мәсәлән, горчица чәчәбез икән, ул урында кәбестә, редиска һәм башка әверенә чәчәкле культуралар утыртырга ярамый, чөнки бу үсемлекләрнең уртак авырулары һәм корткычлары бар. 

Фацелия — салкынга чыдам культура, шуңа күрә аны иртә яздан көзгә кадәр чәчәргә мөмкин. Туфракта кар эреп, бераз кипшерүгә, чәчүгә керешергә була. Чәчәк ата башлауга чабып алыр вакыт җитә. 

Фацелияне көзен арыш кебек чәчеп калдырган очракта яз көне тиз үсәчәк. Һәм инде яшелчәләрне утырта башлаганда яхшы яшел масса булып, җирне казырга мөмкин булачак. Бу ысул туфракның уңдырышлылыгын арттыра, хәтта тирес кертүне дә алыштыра ала. Аның орлыкларын теләсә-кайсы бакча кибетләреннән сатып алырга мөмкин. Орлыклары бик вак булгач, чәчәргә дә бәрәкәтле. 

Әйткәнебезчә, фацелияне төп сидерат буларак кына түгел, ә яшелчә культуралары арасына да чәчәргә мөмкин. Мондый күршелек тамыразык культураларының үсешенә аеруча файдалы тәэсир итәчәк. Чөнки фацелия тамырлары туфракны һава белән яхшы баета, аны йомшаграк итә. 

Чәчәк аткан чорында фацелия аеруча матур була. Шуңа күрә аны декоратив үсемлек буларак та үстерергә мөмкин. Чәчәк бакчаларындагы буш урыннарда фацелия чәчегез. Ул матур күренү белән беррәттән, бакчага бал кортларын җәлеп итә. 

Фацелияне куяннар, кәҗәләр бик яратып ашый.

Фото: freepik. com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев