Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

«Эшләнгәннәре дә күп, эшләнәселәре дә байтак»

Менә сагынып көткән язга да аяк бастык. Шәһәрдәшләребезнең күпчелеге яшелчәләрне соңгы елларда үз бакчаларында үстерүне хуп күрә. Ә быел бакчачыларны нинди яңалыклар көтә икән? Бу уңайдан без Түбән Кама бакчачылык ширкәтләре ассоциациясе рәисе Илһам БУЛАТОВ белән очрашып сөйләштек. Һәм бакчачыларга кагылышлы кайбер җитди мәсьәләләрне күтәрдек.

Илһам Илдар улы бакчачылык ширкәтләре белән җитәкчелек итәргә бик авыр елларда алына. Туксанынчы еллар ахырында ниләр булганны исегезгә төшереп торырга кирәкми, ул һәркемнең хәтерендә. Менә шул болгавыр заманнардан бирле, җитәкченең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә, бакчачылык ширкәтләре сакланып калды һәм алай гына да түгел, гөрләп чәчәк атты. Ташландык бакчалар саны елдан-ел кими.

– Илһам Илдарович, сезнең 20 елдан артык бу дәвамлы вазыйфаны башкару нәтиҗәсендә эшләнгән эшләрегез бик күп, алар барысы да бакчачыларның күз алдында. Күпләр сезгә рәхмәт әйтә.

– Әйе, башкарылган эшләр дә күп, эшләнәселәре дә байтак. Массивларга ут кертү, юлларны ремонтлау, торбалар алмаштыру – бу безнең төп эшләребез.

– Беренче чиратта бакчалар өчен түләү хакында сүз кузгатыйк әле. Бар нәрсәгә дә түләүләр үскәндә, взнослар да артыр инде?

– Үзегез беләсез, бәяләр гел үзгәреп тора. Бик теләсәк тә, бакчалар өчен түләүне элеккечә калдыра алмыйбыз. Тик шуны әйтә алам, нык артмаячак.

– Әле бит вакытында түләмәсәң, пеня дигәне дә бар?..

– Ул процентларны без массивларда уздырылган җыелышларда сөйләшеп, уртак бер фикергә киләбез. «Корабельная роща»да мондый җыелышны көздән үк үткәрдек. Кайсыдыр бакчаларда апрельгә кадәр, кайберләрендә майга кадәр түләргә кирәк. Тулаем түли алмаган очракта, өлешчә түләп куйсагыз да, процентлар өстәлмәс.

– Җыелышларның кайчан, кайда булганын ничек белергә?

– Һәр ширкәтнең җыелышы бакча сезоны башлангач, шул массивта билгеләнгән урында үтә. Бу хакта вакытлы матбугатта һәм тукталышларда игъланнар була. Һәр бакчачы үз фикерен, тәкъдимен җиткерә ала.

– Кайберәүләр бакчаларына хәтта газ кертә башлаган икән?..

– Әйе, әгәр бакчачылар үзләре теләп, берләшсәләр, бу яктан бернинди дә тоткарлыклар юк. Әле менә шушы елларда берникадәр дәүләт ярдәме дә булыр дип өмет итәбез. «Мичуринчы», «Саулык», «Борок» бакчачылык ширкәтләренең кайбер урамнарында бергә берләшеп, газ керттеләр. Бу якынча аларга 150-180 меңгә төште. Кеше күбрәк булса, түләү дә азрак булачак. Ә инде дәүләт программасына керә калсак, ул безгә мең сумга ике мең сум булып кайтачак.

– Кайсы бакчачылык ширкәтләрендәге бакча йортларына пропискага кереп була?

– Әгәр сезнең бакча йортыгыз яшәрлек хәлдә дип танылып, тиешле документлар алсагыз һәм бакчагыз хосусыйлаштырылган икән, монда бернинди дә проблема юк. Башта урамыгызга исем, йортыгызга номер бирелә, аннан теркәлә аласыз. Бу үз чиратында әйтик, такси чакыртканда да бик уңайлы.

– Күп кенә бакчачыларны чүп өчен түләү мәсьәләсе борчый. Без контейнерларга чүп ташламыйбыз, дип әйтүчеләр дә бар...

– Моңа кадәр без чүпне үз көчебез белән чыгара идек. Хәзер бу эш белән «Гринта» оешмасы шөгыльләнә. Аларга без эшләнелгән эшләре өчен түләп барырга тиеш. Контейнерларга яна торган материаллар, шиннар, агач ботаклары салынырга тиеш булмаса да, бакчачылар барысын да тутыра шул. Контейнерга чүп салмыйбыз диючеләрнең кайберләре чокырларга, елга-күл буйларына ташлый. Ә бу чокырчакырларны чистарту безгә күпкә кыйммәткәрәк төшә.

– Елга-күлләр дигәннән, кемнәрдер, күлләргә су коену юлларын койма белән әйләндереп алалар, дип зарлана.

– Килешәм, бар андый очраклар. Әйтик, берәүләр янәшәсендәге ташландык урынны бакча ямен җибәреп тормасын дип, чистартып, матурлап куя. Ә берничә көннән шул урынга ял итәргә, су коенырга теләүчеләр килә дә, артларыннан тагын чүп өеме калдыра. Койма белән әйләндереп алынга очракларны экология хезмәте килеп, тикшерә. Сүз уңаеннан, шуны да әйтеп китми булмый, безнең күлләрдә су коенырга рөхсәт тә, су коеныр өчен көйләнгән махсус урыннар да юк.

– Быел бакчаларга ут кайчан бирелер икән?

– Әлегә 1 апрельдән дип исәпләп торабыз. Көннәр җылытып, кешеләр бакчаларга бара башласа, ут биреләчәк. Әгәр бакчачылар үзләре «Энергосбыт» белән килешү төзи икән, бу очракта электр ел әйләнәсендә булачак.

– Ә автобуслар кайчан йөрер дип көтәргә?

– Анысы да һава торышына бәйле. Якынча май бәйрәмнәренә дип исәпләп торабыз. Бакча сезонын ачар алдыннан комиссия төзеп, юлларны, тукталышларны карап чыгабыз. Шунда инде сезонга эшләнәсе эшләр тәртибен дә билгелибез.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев