Туган як

Чия сортларын дөрес сайлагыз

Бакчасында чия үстермәгән кеше бик сирәктер. Тик күпләр аны күршесеннән, танышыннан гына алып үстерә. Гадәттә сортын белми дә кала. Аннан инде чия уңышы начар булды яки булмады дип зарланабыз.

Күпләр чия үстерүгә җитди карамый; үзе тишелеп чыккан чия кыргыйланып үсә бирә. Ә бит бу җимешнең организм өчен файдасы бик зур. Ул глюкоза, фруктоза, В1, В2, В6, С, РР витаминнары, фолий кислотасы һәм органик кислоталар, тимер, магний, калий, кобальт, пектиннар, бакырга бай. Чия эч кипкәндә, артроз авыруы, бөер һәм үпкә авырулары булганда ярдәм итә. Балаларда азканлылык булганда файдалы. Чия ашау канның оешу сәләтен акрынайта, подаграга, атеросклерозга, онкологик авыруларга каршы тора. Анда булган кумарин тромблар ясалуны кисәтә, йөрәк мускулларын ныгыта.

Бу язмада безнең табигатькә яраклаштырылган, яхшы сортлар белән таныштырып китәбез. Иң элек сезгә җимеш бирүче агач-куакларны җирле питомниклардан гына алырга киңәш итәбез. Акча эшләү өчен килгән сатучылар үсентеләрен саталар да китеп югалалар. Соңыннан, агач-куакларыгыз яңарып китә алмаган, җимеш бирмәгән очракта кемгә барып зарланырга икәнен дә белмәссез.

Дөрес тәрбияләгәндә чия куагы ел саен җимеш бирергә сәләтле. Ә инде мул чәчәк атып та, җимешләре булмый икән: я серкәләнү өчен начар шартлар булган – көннәр салкын, яңгырлы булу сәбәпле умарта кортлары очмаган; яки янәшәсендә серкәләтүче башка куаклар утыртмагансыз.

Чия куакларын үзара 3-4 метр ара калдырып утыртыгыз. Рәтләр арасы 4-5 метр калсын. Утырту өчен берьеллык һәм икееллык ялганган үсентеләр яки ике-өч еллык ялганмаган үсентеләр алалар. Ялганган үсентеләрнең тамыр муентыгы җир өстеннән 4-5 сантиметр өстәрәк калсын. Ялганмаган чия сортларын җир белән тигез утыртсагыз да була. Чияне бик тирән утыртсаң, ул начар үсә. Тагын шунысы да бар, чия серкәләнә торган куак, аларны күбрәк бал кортлары серкәләндерә. Шуңа күрә, мул уңыш алу өчен бер-берсен серкәләндерә торган берничә сорт утыртырга кирәк.

Яз көне чияне утыртканда, төбенә ике чиләк су салырга һәм торф яисә черегән тирес салып куярга кирәк, бу дымны сакларга ярдәм итә.

Незябка салкынга чыдам, югары уңыш бирүчән, җимешләре иртә өлгерә. Утыртканнан соң 3-5 елдан чия бирә башлый. Җимешләре июнь ахырында — июль башларында пешә. Чияләре эре, озынча түгәрәк-йомры, сыек кызыл төстә.

Маяк салкынга чыдам һәм югары уңыш бирүче сорт. Уртача иртә срокларда өлгерә, 3-4 нче елда җимеш бирә башлый. Куагы зур түгел, җимешләре эре, озынча түгәрәк, карасу кызыл төстә.

Захаровская салкынга чыдам, яхшы уңыш бирә. Утыртканнан соң 3 нче елда җимеш бирә башлый. Чияләре эре, озынча түгәрәк, карасу кызыл төстә. июльнең икенче яртысында өлгерә.

Тверитиновская сорты Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында Любская сорты белән серкәләндереп чыгарылган. Чияләре уртача зурлыкта, карасу төстә, баллы. Шулай ук Татарстанда «Краса Татарии», «Заря Татарии», «Шакировская», «Труженица Татарии», «Память Сахарова» сортлары яхшылардан санала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: