Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Чатыр: җан һәм тән өчен ял

Бакчамда эшләү дә, ял итү дә уңайлы булсын өчен барысы да бар кебек. Яшелчәләр һәм куаклар өчен тартмалы түтәлләр, үрмәле үсемлекләр өчен пергола ясалган; чәчәклек, кечкенә генә газоннар булдырылган, йорт түбәсендә ясалма ләкләк «яши». Әмма кеше бервакытта да тулысынча канәгать була алмый. Аңа тагын нидер кирәк. Узган сезонда алты кырлы...

Бакчамда эшләү дә, ял итү дә уңайлы булсын өчен барысы да бар кебек. Яшелчәләр һәм куаклар өчен тартмалы түтәлләр, үрмәле үсемлекләр өчен пергола ясалган; чәчәклек, кечкенә генә газоннар булдырылган, йорт түбәсендә ясалма ләкләк «яши». Әмма кеше бервакытта да тулысынча канәгать була алмый. Аңа тагын нидер кирәк.
Узган сезонда алты кырлы чатыр ясарга дигән теләк белән яна башладым. Шунда ук байтак сораулар да туды: аны кайда куярга, нинди стильдә һәм нәрсәдән ясарга? Ул, ял итү урыны булу белән беррәттән, ландшафт дизайны өлеше дә булырга тиеш.
Урынын җимеш бирүче агачлар уртасында сайладым. Алмагачлар һәм слива күләгәсендә яшелчә авыр үсә, шуңа күрә бу урын бик уңышлы булды. Башта 2,5 метр диаметрлы түгәрәк сыздым, аны 6 кисемтәгә бүлдем. Уровень буенча бетон блоклар куйдым. Тагын берне корылма уртасында урнаштырдым.
Каркасны монтажлау өчен 210 сантиметр озынлыктагы борысларны астан һәм өстән үзәк борысына беркетеп бардым. Анысы ян-яктагылардан 30 сантиметрга биегрәк. Аннары чатырның өске өлешен тышлауга керештем. Моның өчен башта яхшылап киптерелгән, аннары агач эшкәртү станогында струкланган 2 сантиметр калынлыктагы такта кулландым. Нәтиҗәдә, шома һәм тигез түшәм барлыкка килде.
Яңгыр яуганчы түшәмәне ябуга керештем. Моның өчен металлдан ясалган чирәп кулланырга булдым. Җөй буенча үлчәп, алты өчпочмак кистем һәм түшәмә өстенә урнаштырдым, барлык тоташкан урыннарны почмаклар белән каплап, өстән саморезлар белән беркеттем. Түбәнең иң өске өлешен махсус капкач белән каплап куйдым. Корылма эчендә тигез түшәм, тышта классик түбә барлыкка килде. Яңгыр суы аннан агып төшәчәк, кышын җыелган кар да зыян китерә алмас.
Түбә әзер булгач, идәнгә чират җитте. Әмма эшкә керешкәнче, астагы борысларны битум мастикасы белән эшкәрттем. Бу алар вакытыннан алда чери башламасын өчен эшләнә. Идән җәяр өчен 4 сантиметр калынлыктагы такта алдым. Аларны беркеткәндә, яңгыр суы агып чыксын өчен кечкенә ярыклар калдырдым. Чатыр астын 14 сантиметр киңлектәге тактачыклар белән капладым. Уңайлы култыксалар урнаштырдым. Алардан аска таба чатырның ян-якларына арата ясадым. 5 сантиметр киңлектәге рейкаларны араларында 5 сантиметр калдырып беркеттем. Матур килеп чыкты.
Соңгы эш итеп, чатырның уртасында алты кырлы өстәл, эскәмияләр урнаштырдым. Аларны да, корылманы да төссез текстурол (лазурь) белән грунтлап чыктым. Чатыр сукмагын тротуар плитәләре белән капладым.
Александр НИКОНОВ.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев