Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Бәрәңге чәчәген өзәргәме?

Бу турыда мәкаләләр күп язылды. Кайбер бакчачылар һәм галимнәр сүзләренә караганда, чәчәкләрен өзгән очракта, бәрәңге уңышы 20-30 процентка арта. Бер газетада сабагын кыскартсаң, бәрәңге бүлбесе саны тагын да күбәячәк дигән язманы да укыдым. Беренче карашка барысы да бик гади кебек. Тик менә мондый тәҗрибәне бәрәңгенең төрле вакытта өлгерүче барлык сортларында...

Бу турыда мәкаләләр күп язылды. Кайбер бакчачылар һәм галимнәр сүзләренә караганда, чәчәкләрен өзгән очракта, бәрәңге уңышы 20-30 процентка арта. Бер газетада сабагын кыскартсаң, бәрәңге бүлбесе саны тагын да күбәячәк дигән язманы да укыдым.
Беренче карашка барысы да бик гади кебек. Тик менә мондый тәҗрибәне бәрәңгенең төрле вакытта өлгерүче барлык сортларында да үткәрү мөмкин түгел! Бу турыда белгечләр, нишләптер, язмаганнар. Мисал өчен, иртә өлгерә торган Жуковский сортының чәчәкләрен өзеп карагыз әле. Чыннан да, бүлбесе бик күп булачак, тик менә зурлыгы... Борчак кадәр бәрәңгене кемнең ашыйсы килсен?
Ә менә уртача һәм соң өлгерүче сортлар белән андый эшне башкарып була. Узган ел тәҗрибә ясап карарга булдым. Уртача өлгерүче Огонек сортлы бәрәңгенең ике зур булмаган буразнасын сайлап, чәчәкләрен өзеп чыктым. Көзен җыелган уңыш 60 килограмм тәшкил итте. Чәчәге өзелмәгән ике буразнаның уңышы 54 килограмм булды.
Уңыш 10 процентка артты. Нәтиҗә ясап, мондый тәҗрибәне бары тик уртача һәм соң өлгерүче бәрәңге сортларында гына кулланыгыз дип киңәш итә алам. Әмма саклык белән генә.
Александр
НИКОНОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев