Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

«Бәрәңге ашап, тәгәрәп үстек»

Якташыбыз Рамил Әсхәдуллинның бу җырын күпләребез яратып тыңлый. Иллә дә дөрес әйткән бит, без – бәрәңге ашап үскән халык. Бәрәңге ашап, тәгәрәп үстек: авырмадык та, симермәдек тә. Татар халкының кайсы гына ризыгын алсак та ит белән бәрәңге, суган бар. Шулай булгач, бәрәңге хаклы рәвештә бакчаның күп өлешен алып тора. Бу «икенче икмәк» хакында бер язган булсак та, кыскача гына тагын бер искә алып китик әле.

Мул уңыш алыйм дигән кешегә әйткәнем дә бар инде: бакчага автобуста йөрергә кирәк. Тукталышта фәлән ел эш тәҗрибәсе булган әби-бабайлар сүзләренә колак салып утырсаң, үзеңә кирәкле бар мәгълүматны җыясың.
Менә мин дә узган ел бер генә тапкыр, анда да сезон ачылганда ук бардым автобуста. Шунда бәрәңгенең «Белая роза» дип аталган сортын мактаганнарын ишеткәч, орлык бәрәңгем күп булса да, теге сортны сатып алдым. Әбиләрнең сүзе хак булды – ишелеп уңды бәрәңгем!
Әле тагын шунысын да әйтәсем килә: тегенди-мондый килгән-киткәннәрдән җиләк-җимеш агачлары сатып алу да – пүчтәк эш. Бер елны алып килеп сатучылардан ике алмагач, лаванда, спирея һәм тагын әллә нәрсәләр алган идем, бары тик бер алмагачым гына яңарды. Анысына да иртәрәк сөенгәнмен  – алмагач түгел, слива булып чыкты ул. 
Колорадо коңгызын бетерә дип, нинди генә киңәшләр язмадылар! Бетергән ди, көт! Әле агу сипсәң дә ябышып ята ул ач убырлар. Ә менә теге «Белая роза»ны, нигәдер, ашамадылар. Ашар өчен бик тәмле бәрәңге, югыйсә.
Тегендә-монда кагылып, искә төшкәнен генә яза торгач та хәйран җыелган икән бу сүз. Искә төшкәндә барысын да язасы, әйтәсе килә. Ярар, күп сүз – чүп сүз, озын сүзнең кыскасы, башлыйбыз, җәмәгать! Борыч, помидор чәчәбез. Без башкарасы эшне кеше килеп эшләмәс.
Ни әйтсәң дә, бакча кирәк инде. Беренчедән, кибеттән кайда ничек үстерелгәнен дә белмәгән яшелчә алганчы, ел буе үзеңнекен ашыйсың.  Икенчедән, кыш көне утырган май катламнарын бераз киметер өчен менә дигән фитнес. Тик менә взносларны гына күп куялар. Барлы-юклы 6-7 ай өчен  алты мең сумнан артык акчаны чыгарып салу аз түгел дип уйлыйм мин. Хәзерге яшь буын дөрес әйтә: шул взнос акчасына яшелчә сатып алсаңмы? Ике еллык запас тупларга була. Тукталышларда  автобус көтүчеләрне карагыз – гел әби-бабай. Бакчада казынучылар да шулар. Тагын биш-ун елдан бакча взносы түләүчеләр табылырмы, юкмы?.. Яшьләрнең мавыгулары башка бит хәзер.
Сүзем бәрәңге турында бит әле. Халык арасында иң популяр сортларның берсе булган  «Невский» соңгы елларда үзенең популярлыгын бераз югалта бара кебек.
«Невский» –  иртә өлгерешле сортларның берсе. Саклануын яхшы саклана, ләкин иртә үрә башлый. Ә үрентеләр сындыруны яратмый. Шулай ук салкын туфракка утыртуны, явым-төшемнәрнең тигезсез булуын да авыр кичерә. Шунысы яхшы: колорадо коңгызы ашаганнан соң зарарланган яфраклары тиз үсеп китә.
Бакчачылар арасында «Удача» да бик популяр. Бу иртә өлгерешле сорт та яхшы саклана. Фитофтороз, юеш hәм коры черек авыруларына, мозаик вирусларга, ризоктониозга бирешми. Бу сортны да җылынган туфракка гына утыртырга кирәк. 
«Жуковский ранний» сортын утыртып караган юк. Бу сортны бик иртә өлгерешле сорт диләр. Бәрәңге нематодасы, парша, ризоктониоз авыруларына чыдам.
«Белая роза» сортлы бәрәңге бик тәмле, ярмалы булып чыкты. Төрле чирләргә бирешми, алда язганча, колорадо корты да ашамый. «Белая роза» корылыкка чыдам, туфракка талымсыз.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев