Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Балалар өчен комлык төзибез

Олылар бакчада җиләк-җимеш, яшелчә белән мәш килгәндә, бала-чага нишләргә белмичә интегә. Алар аяк астында буталмасыннар, уен белән мәшгуль булсыннар өчен комлык төзик. Синоптиклар фаразы буенча, июньнең 9ыннан җылы көннәр башланачак. Комлыкның яртысы кояшта, икенче яртысы күләгәдә булса әйбәт. Әгәр дә мондый мөмкинлек юк икән, комлыкта чатыр урнаштырырга мөмкин. Нигез төрле...

Олылар бакчада җиләк-җимеш, яшелчә белән мәш килгәндә, бала-чага нишләргә белмичә интегә. Алар аяк астында буталмасыннар, уен белән мәшгуль булсыннар өчен комлык төзик. Синоптиклар фаразы буенча, июньнең 9ыннан җылы көннәр башланачак.
Комлыкның яртысы кояшта, икенче яртысы күләгәдә булса әйбәт. Әгәр дә мондый мөмкинлек юк икән, комлыкта чатыр урнаштырырга мөмкин. Нигез төрле үлчәмдә булырга мөмкин, мисал өчен, аны 1,5х1,5 метр итеп, ясарга мөмкин.
Эш тәртибе
Мәйданны периметр буенча киртәләп куегыз. 30 сантиметр тирәнлектә туфракны казып чыгарыгыз, комлык уртасындагы чокыр 30 сантимертрга тирәнрәк булсын. Бушлыкны вак таш яки чуерташ белән тутырыгыз һәм җиңелчә генә тыгызлагыз. Комлыкның кырыйларын үзәгенә таба авыштырыгыз. Яңгыр яуса, комлык боламыкка әйләнмәячәк һәм тизрәк кибәчәк. Нәтиҗәдә 150×150×30 сантиметрлы үзәккә таба авышкан чокыр хасил була.
Комлыкның нигезенә калын полиэтилен пленка, геотекстиль, тротуар плиткасы, хәтта алдан тишекләп куелган фанера салырга мөмкин, әмма башта чокырга 5-6 сантиметр калынлыкта ком тутырыгыз. Сүз уңаеннан, мондый урынга кимерүчеләр ияләшмәс.
Ян-якларын ясау өчен борыслар, такталар, шулай ук утыргыч такталар әзерләп куегыз, шомартыгыз, черемәс өчен аларны олифа яки башка антисептик белән буягыз.
Борысларны комлык почмакларына 15-20 сантиметр тирәнлектә утыртыгыз, аннан такталарны кагыгыз, комлык периметры буенча
утыргычлар кагып куегыз. Бизәү өчен ачык төстәге буяулар кирәк, әгәр дә такталарның табигый төстә булуын теләсәгез, пропитка белән буяп чыгыгыз. Иң мөһиме - комлык балалар өчен уңайлы булсын.
Мондый комлыкка 1 тоннага кадәр елга яки кварц комы салына. Аны бушатыр алдыннан иләгез.
Комлыкка чүп-чар эләкмәсен, эт яки песиләр хаҗәтләрен үтәргә кер-мәсен дисәгез, аңа япкыч ясагыз. Моның өчен киндер япма да ярый. Япкычны да тактадан эшләргә була. Аңа тоткалар беркетсәгез, ачарга уңайлы булыр.
http://www.7dach.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев