Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Бакчачы почмагы

Агач төбеннән котыл Күп кенә бакчаларда картайган, муртайган агач-куакларны кисеп, яңаларын утырталар. Ә киселгән агач төбе, җирне эшкәртергә комачауламасын өчен, аны казып алырга кирәк. Тик бу шактый мәшәкатьле эш. Ярый, гаиләдә көчле куллы ир-ат булса? Алар агач төбен казып, каерып булса да алырлар. Ә ялгыз хатыннарга нишләргә? Бу очракта без...

Агач төбеннән котыл
Күп кенә бакчаларда картайган, муртайган агач-куакларны кисеп, яңаларын утырталар. Ә киселгән агач төбе, җирне эшкәртергә комачауламасын өчен, аны казып алырга кирәк. Тик бу шактый мәшәкатьле эш. Ярый, гаиләдә көчле куллы ир-ат булса? Алар агач төбен казып, каерып булса да алырлар. Ә ялгыз хатыннарга нишләргә? Бу очракта без сезгә чагыштырмача җиңел булган берничә ысул тәкъдим итәбез.
Беренче ысул: агач тамырларын ярты метр тирәнлектә казырга, тирә-ягына вак газета кисәкләре, чыбык-чабык өеп яндырырга. Бераз керосин яки бензин сибәргә була. Тик сак булыгыз: бу ысул каралты-кура якын булганда куркыныч. Агач төбен карап яныдырырга, кабат җирне тигезләргә кирәк.
Икенче ысул - «Чөйне чөй белән кагып чыгаралар» дигән әйтемне истә тотып, агач төбен чокырлап, аңа ашлама кертеп, яңа үсенте утыртырга. Бу үсенте үсә барган саен, иске төпне җимерәчәк.
Өченче ысул - кышкы салкыннар башлану белән агач төбенә күп итеп су сибү. Кышын су бозга әйләнеп, агач тамырын шактый какшатачак. Мондый агач төбен казып алу артык кыен булмас.
Дүртенче ысул - агач төбен чокырлап, тоз сибү. Шулай ук агач түмгәген чокырлап, аңа ярты кило чамасы тоз салырга һәм су сибәргә. Тик бу урынга киләсе елга да нәрсә дә булса утыртып булмас, чөнки җир кирәгеннән артык тозлана.
Бишенче ысул - чүп үләннәргә каршы чыгарылган гирбицид «Раундап» или «Торнадо» сибү. Аны сипкәч, түмгәкне полиэтилен пленка белән каплап куярга. Ярты ел чамасы вакыт узгач, агач череп бетә һәм кырыеннан яшь үсентеләр дә чыкмый.
Алтынчы ысул - агач түмгәкләрен чокырлап, тишегенә аммиак селитрасы тутырырга. Монысы түмгәкне черетү белән бергә туфракны да ашлый. Шунлыктан, түмгәк чергәч аны туфрак белән күмеп кую да җитә.
Әгәр бу ысуллар күңе-легезгә хуш килмәсә, түмгәкне менә шулай итеп бизәп куегыз.
Уңыш җыяр чак
Газетабызның штаттан тыш хәбәрчесе Гөлсирә Вилданова үз бакчасында әнә шундый (уң яктагы фотода) эре бәрәңгеләр үстергән. Бәрәңгеләрнең һәркайсы килограммнан аз гына кимрәк.
Ә фотоларның икенчесендә - Хаммат Шакиров (Тукай урамы, 31нче йорт) үз бакчасында үстергән керән белән. Кемнәрдер керәнне чүп үләне дип йолкып атса да, ул менә дигән тәмләткеч. Ә бу кадәр зурлыктагы керәнне үзебезнең дә беренче мәртәбә күрүебез. Бәлки, сез дә шундый уныш
алгансыздыр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X