Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Бакча яме чәчәк белән

Сәхифәбездә еш кына күп еллык чәчәкләр белән таныштыруны дәвам итәбез. Чөнки аларның күбесе җәй буе шау чәчәктә утыра, күчермичә бер урында берничә ел үстерергә була.

Күпьеллык чәчәкләр салкыннарга чыдам, беренче кырауларга кадәр бакчаны матурлап, күңелне сөендереп утыра. Алар махсус тәрбия дә сорамый. Күпьеллык чәчәкләрне берләштереп, төрле матур композицияләр ясарга була.

Әйтик, көнбагыш чәчәгенең «Иволистный» (гелиантус) дип аталучы декоратив төрен күп бакчаларда күрергә була. Исеменнән күренгәнчә бу чәчәкнең яфрагы көнбагыштан аермалы буларак, тар һәм тал яфрагына охшаган. Чәчәкләренең диаметры биш-җиде сантиметр, сабагы 2,5 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Көнбагышның бу декоратив төре кышкы салкыннарга бик чыдам. Моңа өстәп, бакчаны әллә кайдан ук күренеп торырлык итеп бизи.

Гелиантусны утыртыр өчен кояшлы урынны сайларга тырышыгыз, шул вакытта ул шау чәчәктә утырыр. Шулай ук ярымкүләгәле урында да үсә. Гелиантус корылыкны җиңел кичерә, ә менә артык дымлы җир аның өчен зыянлы булырга мөмкин. Ачык җилле утында утыртылган чәчәккә терәк кирәк булачак. Калган очракта аның төбен йомшартып, кыш алдыннан мүлчәләп кую җитә. Авырулар һәм корткычлар гелиантусны читләтеп үтә.

Василистник куагының алсу-шәмәхә төсендәге вак чәчәкләре нәфис болытны хәтерләтә. Чәчәк куагының кыска 2025 сантиметрдан артмаганнары да, ике метрга кадәр үсүчеләре дә бар. Июль һәм август айларында ул алсу шарчыклар белән каплана. Василистник кыргый табигатьтә дә, бакча участокларында еш очрый. Кыргый табигатьтә үсә торган үсемлек элек-электән дару чарасы буларак кулланылган. Василистник утыртканда аңа уңдырышлы туфраклы, күләгәле урын табыгыз. Бу чәчәк җилле урынны һәм үтәли җилне яратмый.

Фото: https://pixabay.com/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев